Иң популяр диета: файдасыннан зыяны күп булмасмы?

Соңгы елларда күпләрнең теленнән төшмәгән Дюкан диетасы турында ишетеп белүчеләр шактыйдыр. Аны узган гасыр ахырында француз диетологы Пьер Дюкан уйлап тапкан. Туклану аксымлы ризыкларны күп ашап, углеводларны нык чикләүгә нигезләнгән.

Аны кулланып, 15, 20, 30 кг авырлыктан котылган кешеләр диетаны күкләргә чөеп мактый. Көннең теләсә кайсы вакытында теләсәң нихәтле ит ризыклары ашау мөмкинлегенә, һәрвакыт тамак тук булуга мөкиббән китәләр. Тик алар барлык серләрен дә ачып бетерми, организмга килгән зыянга күз йомалар төсле. Югары категорияле гастроэнтеролог, Татарстанның атказанган табибы Ләйлә Әпсәләмова белән әлеге диета хакында сөйләштек.

Ләйлә Әпсәләмова

Дюкан диетасының кагыйдәләре һәм үзенчәлекләре 

Тота башлаганда гәүдә нинди авырлыкта булуга карап, диета берничә айга исәпләнгән. Теләсә кайсы вакытта теләгән кадәр ашарга ярый, тик түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

  • майлы итләр менюга кертелми, тавык яки күркә итенең тиресе алып ташлана; парда, грильдә, суда пешкән теләсә нинди балык, шулай ук диңгез продуктлары ашарга ярый;
  • барлык төр майсыз сөт ризыклары, ваниль, кокос кебек хуш исләндергечләр кушылган татлы йогыртлар рөхсәт ителә;
  • шикәр тыела, тоз бик аз кулланыла. Ә шикәрне алмаштыра торган матдәләр, табигый тәмләткечләр, горчица һәм соя соуслары рөхсәт ителә;
  • берничә көннән соң рационга теләгән кадәр яшелчә кертергә мөмкин. Бәрәңге, кузаклылар, дөге кебек крахмалга бай ризыклардан кала, яшелчәләрне чи килеш тә, суда яки парда пешереп тә ашарга ярый;
  • көн саен бер кашык ярым солы көрпәсе, кимендә литр ярым су – мәҗбүри. Физик активлык (һич югы көнгә 20–30 минут җәяү йөрү) шулай ук мәҗбүри.

Әлеге диета берничә этаптан тора. Иң күп чикләү – беренчесендә, берничә көн эчендә күп авырлыктан котыласың. Икенче, өченче этаплар җиңелрәк, ризык төрләре дә күбрәк.

1 этап. Һөҗүм.

Май күзәнәкләренә һөҗүм ясау бу. Өчтән алып җиде көнгә (иң күбе – 10) кадәр дәвам итә. Бары тик аксымлы азыклар гына ашарга ярый: ит, балык, йомырка, майсыз сөт продуктлары, йогыртлар. Ризык әзерләгәндә, шикәрне алыштыручы матдәләр, серкә, аш тәмләткечләр, сарымсак, суган, лимон согы, горчица кулланырга мөмкин. Көн саен 1,5 аш кашыгы көрпә, 1,5 литр суны онытмаска.

2 этап. Чиратлаштыру.

Башлап киткәндәге авырлыкка бәйле рәвештә, бер яки берничә ай дәвам итә. Бу этапта аксым көннәре яшелчәләр өстәлгән көннәр белән чиратлаша. 10 килодан кимрәк авырлыкны ташларга теләгәндә, гадәттә, чиратлашу 1 көнгә – 1 көн була, 3/3 яки 5/5 тә ярый. 10–20 килога ябыгырга уйлаганда – 3/3, 20–30 килодан котылырга кирәк булса – 5/5.

Чи, суда яки мичтә пешерелгән артишок, әспе (спаржа), баклажан, брокколи, кәбестә, сельдерей, цикорий, ташкабак, кыяр, суган, гөмбә, борыч, соя, кузгалак, помидор, кабак, шалканны чикләнмәгән күләмдә ашарга була. Көнгә литр ярым суны эчәргә, ә солы көрпәсен 2 кашыкка җиткерергә. Кимендә 30 минут саф һавада йөрергә.

3 этап. Ныгыту.

Бу этапның ничә көнгә сузылуы күпме ябыкканыгызга бәйле. Югалган һәр  килога – 10 көн. Мәсәлән, 5 килога ябыксагыз, тагын 50 көн буе диетаны тотарга, ирешкәнне ныгытырга тиешсез. Бу көннәрдә ашарга рөхсәт ителә торган азык төрләре  тагын бераз арта. 1 нче этапның аксымнарын һәм 2 нче этапның яшелчәләрен, көнгә 1 порция җиләк-җимеш (банан, төче чия, виноград керми), 1–2 кисәк ипи, бераз сыр, атнага 2 тапкыр бәрәңге, дөге, борчак кебек крахмаллы әйберләр дә ярый.

4 этап. Тотрыкландыру.

Бу этапны гадәти туклану режимына күчү дияргә дә мөмкин. Ләкин ике кагыйдәне гомер буе үтисе була:

  • һәр атнаның бер көне бары тик аксымлы ризыклардан гына тора;
  • солы көрпәсен һәр көнне 3 аш кашыгы ашарга кирәк.

Диетаның уңай яклары

Тиз арада берничә килоның юкка чыгуы кешене бу диетаны дәвам иттерергә дәртләндерә. Моңарчы төрле диеталар тотып караган кешеләр дә артык авырлыктан котыла. Ризыклар тәмсез түгел, икенче-дүртенче этапларда төрләндерелә дә, табигый продуктлардан әзерләнә. Ашауның күләме, вакыты чикләнмәгән, калория санап җәфаланасы юк.

Тискәре яклары

Углеводлар аз булганлыктан, Дюкан диетасын тотарга ярамаган очраклар бик күп. Мәсәлән, йөкле һәм бала имезүче хатны-кызларга, 18 яше тулмаганнарга, бөер, бавыр чирләре, аксымнан аллергия, буыннарга тоз утыру, матдәләр алмашы бозылудан интегүчеләргә әлеге диетаны тоту киңәш ителми.

Аксымның кирәгеннән артык булуы кетон тәнчекләре эшләп чыгарылуга китерә, ә алар аппетитны бетерә, арыганлык хисе тудыра, авыздан һәм тәннән начар ис килә башлый. Витаминнар һәм микроэлементлар кытлыгыннан тире генә түгел, нерв, йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату системалары да зыян күрә. Майга кытлык булудан үт куыгы дөрес эшләми, эч ката, гормоннар балансы бозылу ихтималы бар. Ә акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең бөтенләй дә хәле мөшкел, чөнки баш мие шикәрсез яши алмый.

Тагын шунысы мөһим: кыска вакыт эчендә бик күпкә ябыгырга ярамый! Юкса эчке әгъзаларны уратып алган май бавыр күзәнәкләренә җыела һәм бавырны май баса. Мондый хәл булмасын өчен, иң дөресе – айга 600 граммнан алып 1 килога кадәр ябыгу.


Фикер өстәү