Сөт һәм сәясәт: сыерга аңлатып кара син аны…

Соңгы вакытларда россиякүләм матбугатта да, безнең «Ватаным»да да сөт бәяләре төшүнең авыр нәтиҗәләре турында байтак сөйләнде. Сәнгать товарларының инфляциясе котырганда, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшү социаль катастрофа инде ул, әлбәттә.

Хәзер авылда җиде-сигез һәм хәтта аннан да күбрәк сыер асрап, шуның хисабына көн күргән шәхси хуҗалыклар бар. Бәя төшү иң беренче шуларга суга. Болар черки томшыгы кадәр генә субсидия ала һәм күп еллардан бирле күләме катып калган ул ярдәм хәлне бик җиңеләйтми. Зур хуҗалыклар һәм фермерлар да түбән бәядән интегә. Продукциянең бәясе төшү – икътисадка карата акрын хәрәкәткә килүче мина белән бер. Карыйсың, барысы да түзәрлек кебек, көтмәгәндә шартлый да куя. Әйтик, сөткә бәя төшү озак сроклы перспективада хайваннарның баш саны кимүгә, шуның нәтиҗәсендә ашлык бәясе түбәнәюгә, төзелеш материалларына һәм авыл хуҗалыгы техникасына ихтыяҗ кимү белән кайтаваз бирә. Икътисадта чылбыр реакциясе барлыкка килә, хәтта корыч кебек, беренче карашка, сөттән ерак торган чималларның да кулланылышы кими. Банк тармагы да читтә кала алмый: түләнмәгән кредитлар саны ишәя.

“Сөт бәясе ни өчен түбәнәя?” дигән сорау үзе бик кызыклы бит әле монда. Шуңа җавап эзли башлауга, без кайбер рәсми саннарның, гафу итегез, бармактан суырылганын белә алабыз. Әлегә кадәр сөткә бәя төшү дип махсус яздым. Чынлыкта, аксымга һәм витаминнарга бай эчемлеккә бәя аз гына да төшмәде, аңа да, аннан ясалган продуктларга да, киресенчә, артты. Әйдәгез, карыйбыз. Быелның 24 маенда Татарстанда атланмайның бер килосы 671,11 сум торган. Бер ел элек 11 майда ул 642 сум 32 тиен йөргән. Күрәбез: бәя ярыйсы гына өстәлгән. Эчә торган сөтнең литры быел уртача 67 сум 77 тиенгә йөри. Үткән ел 65 сум 28 тиен булган. Эремчек һәм сыр кебек продуктларның рәсми уртача бәясе турында кулымда мәгълүмат юк. Бәяләр шулай ук үскәндер дип кенә фаразлый алабыз. Сөтнең сатып алу бәясе катастрофик рәвештә төшә. Шулкадәр төшә: үткән ел утыз сум булган бәя быел кайбер районнарда 15–16 сумга кадәр түбәнәя, шул түбәнәйгән бәяне дә түләмәүчеләр бар дип ишетеп торабыз.

Без – мокытларда сорау туа: ничек инде кибеттәге бәя үскәндә, җитештерүчедән (сөтнең төп чыгымнарын шул авыл җитештерүчеләре күтәрә) сатып алу бәясе кискен түбәнәя ала? Бу сорауга җавап эзли башлау белән без зур сәясәткә кереп китәбез. Иң беренче җавап ук сагайта. Сөт эшкәртүчеләр, аннан сөт продуктлары ясаучылар җитештергән продукцияне сата алмыйлар. Сата алмагач, сөтне озак саклана торган продуктларга әйләндереп саклауга куялар. Мәгълүматны үзәк матбугаттан алам. Коры сөтнең склад запаслары – 240 процентка, сыр продуктларыныкы 65 процентка арткан. Аңлашыла инде: саклауга куйган продукциядән акча керми, саклау чыгымнары гына арта. Ә салымнарны һәм кредитларны түлисе бар. Сөт эшкәртүчеләр үз проблемаларын кем җилкәсенә ыргыта? Авыл җитештерүчеләренекенә, чөнки болар, бердән, шыңшудан башка берни эшли алмый, сауган сөтне озак саклауга куеп булмый, эшкәртеп туңдырып куйсаң да, туңдыргычлар тиз тула.

Хәзер сорауның иң кызык җиренә килеп җитәбез. Ни өчен эшкәртүчеләр сөт продуктларын сатмыйлар? Ихтыяҗ юк чөнки. Ул шуның өчен юк: халык сөт һәм сөт продуктларын куллануны кискен киметә. Менә чагыштырыгыз: 1995 елда (халык тәмам бөлгән һәм фәкыйрьләнгән туксанынчы еллар уртасында) Россиядә җан башына бер елга 254 килограмм сөт һәм сөт продуктлары кулланылган. Шул ук елда австриялеләр җан башына 356 килограмм сөт ризыгы ашаган. Саннарны истә калдырдыгызмы? Үткән ел Россиядә җан башына сөт ризыклары куллану 12 процентка кимегән һәм җан башына 165 килограммга калган. Сәламәтлек саклау министрлыгы, елга кеше 340 килограмм сөт ризыклары кулланырга тиеш, ди. Сәламәт яшәү өчен шулай кирәк. Димәк, россияле нормадан ике тапкыр кимрәк сөт ризыклары ашый. Халык диетада утыра дип әйтмәс идем мин. Киресенчә, арзанлы дуңгыз итен ашауны арттырганнар. Бу соңгы ризыкның сәламәтлек өчен файдасы турында уңай сүз әйтеп булмый. Һәрхәлдә, диетик ризыклар исемлегенә керми.

Шушы урында без Росстатның: «Россиядә фәкыйрьләр саны кими», – дигән тантаналы хисабын искә төшерә алабыз. Әйе, әйе, фәкыйрьлек чигенең планкасын түбән төшерсәң, хисап өчен матур саннар килеп чыга, әмма отчет белән тамак туйдырып булмый. Туяр-туймас ашаучылар, хәтта каһәрләнгән туксанынчы еллардагыдан да начаррак тукланучылар бар. Юк, авторны капиталистик чынбарлыкны бозып күрсәтүдә гаепләргә ашыкмагыз, ул бары тик рәсми саннардан гына файдалана. Мәсәлән, статистикага карасаң, бездә уртача хезмәт хаклары үсә. Аның үсеш темплары канга бик тоз сала инде салуын. Вәләкин без хезмәт хакларына кагылышлы объективрак башка саннан файдаланабыз. Болай дип фикер йөртәбез. Хезмәт хакыннан бар кеше дә физик затларның салымына керем дигән (НДФЛ) салым түли. Хезмәт хаклары чынлап та үссә, бюджетка кергән шул салымның күләме котылгысыз рәвештә үсәчәк. Финанс министрлыгы дигән оешма яшерми: «2023 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча НДФЛ керемнәре 20,2 процентка кимеде», – ди. Салымның кимегән тулаем күләме 250 миллиард сум тәшкил итә. Ил буенча шулай, бәлки Татарстанда хәл уңайрактыр. 2023 елның гыйнвар-март айларында бездә физик затларның кеременә салым узган елның шул чорының 84,2 процентын тәшкил итә. Россиянекенә караганда хәл яхшырак, әмма барыбер хезмәт хакларыннан җыелган салым Татарстанда да кимегән. Хәзер әйтегез инде: үскәнме хезмәт хаклары? Юк, без бәхәсләшмибез, уртача хезмәт хакы үскәндер дә, бәлки, чөнки кереме миллиард сум булган бер кешегә уналты мең сумлык хезмәт хаклы меңләгән кешене кушып исәпләсәң дә, уртача сан зур чыгачак. Әмма илдәге вазгыятьне ул сан билгели алмый, теге минималь хезмәт хакы алганнарның тамагы уртача хезмәт хакы үскәнгә карап туймый.

Болар турында уйлаганда, без сәясәтнең зур юлына килеп чыгабыз. Санкцияләр безнең икътисадны җимермәде дип фанфаралар кагып була, әмма илдәге матди тормыш дәрәҗәсе шул санкцияләр нәтиҗәсендә начарая. Сөтнең сатып алу бәясе төшүгә дә турыдан-туры катнаша алар. Складларда җыелган теге сөт продуктларын экспортка озатсаң, вазгыятьтән чыгып булыр иде. Әмма белгечләр, кефирны һәм атланмайны читкә озатырга түләүгә бәйле проблемалар комачаулый, диләр. Чит илдәге партнерлар безгә нинди валюта белән түлиләр? Юань беләнме? Юаньны табасы бар әле аның өчен. Тапсаң да, сәүдә итү өчен, Пекин белән килешергә кирәк. Пекинда «ә» дигәнгә «җә» дип торырга ашыкмыйлар. Шуңа күрә «склад запасы» дип аталган теге сөт продуктларын, саклау срогы чыгуга, чүплеккә ташларга да туры килмәгәе.

Россия сөт экспортлый ул экспортлавын, әмма чит илләрдән дә байтак сатып ала. Сатып алынганы читкә сатканга караганда күбрәк. Импортны киметеп, үзебезнең җитештерүчеләргә берникадәр җиңеллек китереп булыр иде. Россельхознадзор вакыты-вакыты белән читтән сөт сатып алуга чикләүләр керткәли, чынлап та. Быел язлыкта Кыргызстаннан сөт продуктларын сатып алуын туктатып торды. Сыйфаты таләпләргә җавап бирми дигән сылтау тапты. Әрмән сөте белән дә шундый хәл туып алды. Әмма монда таякны чиктән тыш бөгеп җибәреп булмый. Евразия икътисадый союзы дигән оешма бар. Россиядән тыш анда элекке дүрт совет республикасы кергән. Килешүләрне бозып, алар белән араны өзеп бетерсәң, тагын кем белән сәүдә итәсең. Болай да ярым блокада хәлендә яшибез бит инде. Кыргызстанда сөтнең тоннасы – 392 доллар, Казахстанда – 402, Беларусьта 481 доллар тора. Иң кыйммәтле сөт – Россиянеке, тоннасы – 562 доллар. Арзанлы товар кыйммәтле базарларга бәреп керә икән гаҗәп түгел. Товарларның үзара ирекле әйләнеше турындагы килешү дә бар, аның үтәлүе Россия өчен кирәк.

Мәскәүдә сөт проблемасын хәл итүнең юлларын эзләмиләр түгел, эзлиләр. Эчке базарны киңәйтергә мөмкин. Мөмкин генә түгел, бу – иң отышлы юл. Моның өчен аз керемлеләргә сөт сатып алу өчен карточкалар бирү идеясе күтәрелә. Шәп идея, аны һичшиксез тормышка ашырырга кирәк. Әмма кем финанслый соң, акчаны кайдан алырга? Көнбатыштагы конфликтка бәйле санкцияләр аркасында болай да чыгымнар үсте, керемнәр кимеде. Бердәнбер юл – санкцияләр боҗрасын өзү. Бу исә – янә сәясәт. Сыерга аңлатып кара син ул сәясәтне…

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 


Фикер өстәү