Әниемә күптән түгел 80 яшь тулды. Быелдан шушы яшькә җитүчеләрнең пенсиясенә өстәмә акча каралган, дип ишеткән идем. Пенсиясе 7 мең сумга арта икән, диләр. Бу – дөрес хәбәрме?
Алия Сафина. Казан
Альбина Никандрова, Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе:
– 80 яше тулган пенсионерлар картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүне арттырырга хокуклы. Пенсионерга беркая барырга да, бернинди гариза бирергә дә кирәкми. 80 яшь тулган айга өстәмә үзеннән-үзе күчәчәк, туган көннән соң киләсе айдан түләнәчәк. 2023 елда пенсиягә өстәмә 7567,34 сумны тәшкил итә.