Киләчәк – ышанычлы кулларда: яшь геройларны «Кайнар йөрәк» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр

Алар үзләрен герой дип санамый. Әмма гамәлләре, һичшиксез, тәвәккәллек һәм батырлык үрнәге булып тора. Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.  

Бүләкләнүчеләр арасында әбине янгыннан коткарган өч егет –  Игнат Рыжов, Булат Әбелханов һәм Евгений Симаков; ЛНР, ДНР һәм Кырым күперендә миссияләрдә булган волонтер кыз Алена Афонина; елгада батып баручы кызны коткарган Данил Әхмәтгалиевның әти-әнисе бар иде.

– Барыгызны да Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Ул бүген генә түгел, һәр көн булырга тиеш. Бүген без республикабыз геройларын хөрмәтлибез. Сез – илебезнең киләчәге. Батырларча гамәлләр кылган кешеләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Бу – көчле, шәфкатьле кешеләр, – диде Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов.

«Сезгә карап, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда икәнен аңлыйбыз». Татарстанның Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков үсмерләргә шулай дип мөрәҗәгать итте.

– Бүген безнең янда – үзләрен чын ир-атларча күрсәткән геройлар. Алар арасында егетләр генә түгел, кыз да бар. Һәркем герой була ала. Катлаулы хәлләргә, кешеләргә мөнәсәбәт мөһим. Битараф булмау, дустың өчен борчылу, гаиләдә, үз урамыңда, өеңдә һәм үз илең өчен файдалы булу бүген иң мөһиме, – диде министр.

«Бу – минем гражданлык бурычым». Тәтеш районыннан Игнат Рыжов дуслары белән янган өйдән әбине коткаруы турында сөйләде.

– Узган елның 30 октябрендә без әбине уттан коткардык һәм янгынны сүндерергә булыштык. Дусларым Булат Әбелханов һәм Евгений Симаков белән бергә башкардык. Һәркем үз бурычын билгеләде. Кемдер махсус хезмәтләргә, янгын сүндерүчеләргә, ашыгыч ярдәмгә, кемдер авыл җирлеге башлыгына, дусларга шалтыратты. Аннары без үзебез янган йорт эченә керергә булдык. Әби йоклый иде, йорт бикләнгән. Без, тәрәзәләрне шакып, аны уяттык һәм тәрәзә аша күршеләренә тапшырдык. Мин моны батырлык дип санамыйм. Бу – минем гражданлык бурычым. Һәркем шулай эшләргә тиеш, – диде егет.

Бүләкләү тантанасы алдыннан яшь геройлар Россия Герое, танылган космонавт Сергей Рыжиков белән очрашты. Ул яшьләргә үзенең карьерасы турында сөйләде, космоска экспедицияләренең берсе турында тулы бер фильм күрсәтте.

– Без барыбыз да балачакта фильмнар карадык, китаплар укыдык һәм батырлык турында хыялландык. Ләкин бу турыда уйлау – бер нәрсә, эш итү – икенче нәрсә. Катлаулы хәлдә баш кеше дә тиз генә карар кабул итә алмый. Сез моны эшләдегез. Без космонавтларның эше күптәннән гадәти хәлгә әйләнде. Мин аны беркайчан да батырлык дип санамадым. Ә үз сәламәтлекләрен һәм тормышларын кызганмыйча башкаларга ярдәм итәргә тырышкан кешеләрнең гамәлләре һәртөрле хөрмәткә лаек, – диде космонавт.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү