Әҗәленең ничек хәле?

Яшел Үзән районында беренче ишетүгә үк атамалары үзенә җәлеп итә торган ике авыл бар. Татар Әҗәле һәм Рус Әҗәле дип атала алар. Безне дә авылларның гадәти булмаган исемнәре һәм бүген халкының ничек көн итүе кызыксындырды.

Татар Әҗәле 

Рус Әҗәле авыл советына биш авыл (Рус Әҗәле, Татар Әҗәле, Татар Наратлысы, Рус Наратлысы, Карашәм) керә. Аларның барысында бергә 365 кеше теркәлгән, яшәүчеләр аннан да кимрәк. Рус Наратлысында бары биш кенә кеше гомер итә. Билгеле ки, ике авылда да халыкның күпчелеге – өлкәннәр һәм урта буын.

Иң элек без Татар Әҗәленә кердек. Зөя елгасының түбән очына нигезләнгән кечкенә генә матур авылда 30га якын кеше яши. Халкына караганда, җиргә сеңгән, ялгыз, ташландык хәлдә булган йортлары күбрәк шикелле тоелды. Эшкә сәләтле яшьтәгеләрнең күпчелеге «Кызыл Шәрыкъ» комплексында эшли. Авылда терлек асраучылар да бармак белән генә санарлык. Нибары өч сыер калган. Социаль объектлардан да Татар Әҗәлендә иске медпункт кына бар. 1980 нче елгы янгыннан соң клубны да кабат төзеп тормаганнар. Рус Әҗәлендә исә бер бинада авыл советы, китапханә, медпункт һәм почта урнашкан.

– Кызганыч, кеше бик күп үлә. Яше дә, карты да. Авылларда кеше күзгә күренеп кими. Шулай да без, булдыра алганча, халыкка уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Яңгыр яуса, юлларыбызда йөрү авыр була торган иде. Үзара салым акчасына аларны җайга сала башладык. Тик халкы аз булгач, акча аз җыела. Шуңа күрә юлга ком-таш салу да  авырлык белән бара. Ел саен өч авылда берәр урамга юл салабыз, – диде авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина.

Авыл халкы әйтүенчә, ул якларның табигате гөмбә, җиләккә бай. Заманында халкы да бик яратып җыйган, тик хәзер табигать нигъмәтләрен җыеп, кәсеп итүчеләр юк дип аңладык.

– Бер апабыз гөмбә, җиләкне аеруча күп җыя торган, бик тырыш кеше иде. Җыйганны эшкәртеп сата иде. Машинага тага торган арбалары гөмбә белән тулы булыр иде. Бакчасында да күпләп сарымсак үстереп, шуны сатты. Кызганыч, берничә ел элек ул да үлеп китте, – дип искә алды авылдашлары.

Атамасы

Инде авылның атамасына килик. Атамасына бәйле берничә риваять бар. Гөлнара Семахина әйтүенчә, бу җирләргә беренчеләрдән булып абыйлы-энеле ир-атлар килеп урнашкан. Берсе Әҗил исемле булган.

– Авылның дөрес атамасы – Әҗил. Безнең рәсми документларда Татар Әҗиле дип мөһер сугыла. Элмә такталарда да Әҗил дип язылган. Тик шул ук вакытта Әҗәле варианты да бар. Халык теленә ул Әҗәле дип кереп урнашкан. Татар Әҗәле, Рус Әҗәле дигәч, кеше куркып китә. Бервакыт бер танылган җырчының концертына баргач, сәхнәгә менәргә туры килде. «Рус Әҗәленнән килдем», – дигәч, ул: «Кеше куркытып йөрмәгез әле», – дип шаярткан иде.

Татар Әҗәленең иң өлкән кешесе Ризван Мөхтәров сөйләвенчә, авылга Хаҗ Гали дигән кеше нигез салган булырга тиеш. «Безгә кадәр килеп җиткән риваятьләр буенча, ул хаҗга барган кеше булган. Бик авырлык белән килеп җиткәч: «Әҗәлем шунда булыр», – дип әйткән ди. Авылның атасы шуннан килеп чыккан», – дип сөйләде ул.

Билгеле булганча, татар милләтенең күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри да – шушы як кешесе. Ул да авылның атамасы турында түбәндәге сүзләр язып калдырган булган: «Бу авыл Әҗәл яки Әҗәле дип аталуның сәбәбе шулдыр: бу авылга иң әүвәл Хаҗ Гали дигән кеше килеп урнашкан икән. Аны кыскартыбрак Аҗәли дип йөрткәннәр. Шуннан Әҗәле булып калгандыр. Ул Хаҗ Гали исемле адәм алты кеше белән Болгардан килеп, авыл булып утырганнар… Бу Әҗәле авылы бик күптән бардыр. Әҗәл зиарәтендә бер таш бар, язылганына дүрт йөз елдан артык. Әмма хәзерге Әҗәле элгәреге урыныннан күчеп, икенче җиргәрәк утырган, диләр».

– Рус Әҗәле авылы янында Гөбенә елгасы ага. Аның каршы ягында авыл булган, дип әйтәләр, – дип тә сөйләде Ризван абый. – Аларны су баскан. Рус Әҗәле волость булган булырга тиеш. Төрләмә якларыннан узучы олы юлда юлбасарлар йөргән. Алар авыл халкына бик зур зыян күрсәткәннәр, җәфа чиктергәннәр. Алардан качып, халык Рус Әҗәленә килеп урнашкан, диләр.

Читтән килүчеләрне, беренче тапкыр ишетүчеләрне сискәндереп җибәрсә дә, халкы авыл атамасына андый зур мәгънә бирми булып чыкты.

– Бу турыда хәтта уйлаганыбыз да юк. Нәрсәсеннән куркасың инде аның? – дип аптырый Миләүшә Мөхтәрова. – Яңа танышларыбыз гына сискәнеп китә. «Шундый исем буламыни?», «Бигрәк ямьсез», – дип әйтүчеләр дә бар.

«Авылым сүрелә»

Әңгәмәдәшебез Ризван абыйның үзенең дә язмышы гыйбрәтле. 42 яшендә тол калып, биш баласын ялгызы гына аякка бастырган әти ул. Сөекле хатыны, балаларының әнисе 38 яшендә каты авырудан вафат була. Әнисез калганда, төпчекләренә 3 кенә яшь була әле. Өч малай, ике кызны аякка бастырышырга Ризван абыйның әнисе, үзенең һәм хатынының туганнары булыша.

– Кабат гаилә кору турында уйларга вакыт та, теләк тә булмады. Балаларны аякка бастырырга кирәк иде, – ди Ризван абый. – Әле ярый әни, туганнар булды. Авыр чакта берсе дә ташламады. Әнисез үссәләр дә, балаларның миңа зарланганы булмады. Аларга да кыен булгандыр, тик сиздермәделәр. Ләкин кәефләре төшсә, ниндидер авырлыклар килеп чыкса, әниләрен юксынып, «әни булса…» дигән сүзләрне әйтәләр иде. Үзем дә, шелтәлисе урында да, тыелып кала белдем. Күңелләре кителмәсен, дип тырыштым.

Сынаулар аннан соң булып тора әле. Башта – мунчалары, шуннан соң йортлары янып көлгә әйләнә. Анысын торгызырга исә халыкның да өлеше шактый керә. Без килгәндә дә хуҗалар шул йорт янында мәш киләләр иде. Әтиләре өлкән яшьтә булгач, балалары да – гел аның янында. Кызы Миләүшә, шәһәрдәге эшен калдырып, авылга кайтып урнашкан. Сарыклар, сыер һәм бозаулар асрыйлар.

– Элек безнең авылда сарыклар күп иде. Хәзер күпчелек кеше бетерде. Терлекләрдән бозау гына асрыйлар, – ди Миләүшә.  – Безнең авыл элек тә зур түгел иде. Еллар узган саен, халкы тагын да кимеде, йортлар бушады. Китәселәре китеп бетте.

Авылның сүнеп баруы Ризван абыйны да бик борчый.

– Мин гомер буе шушы авылда яшәдем, колхозда эшләдем. Авылым күзгә күренеп сүрелеп бара. Берничә елдан бөтенләй бетәчәк, дип уйлыйм. Киләчәге бер дә өметле түгел бит, – дип, күз яшен сөртеп алды ул. – Элек хайван асрарга да иркенрәк, җайлырак иде. Хәзер хайван да асрап булмый, көтүләр дә бетте. Яшьтәшләрем дә калмады диярлек. Әле ярый машина, телефон бар. Туганнар белән аралашып яшибез. Балаларым да ялгызымны гына калдырмый.

Рус Әҗәле 

Күршесе Татар Әҗәле кебек үк Урыс Әҗәле дә зур түгел. Бер генә озын урамлы авыл булып чыкты ул. Тик монда яшәүчеләр саны бераз күбрәк: 70 кеше. Гөлнара Семахина әйтүенчә,  Рус Әҗәлендә элек бары тик руслар гына яшәгән. Ә хәзер халыкның күпчелеге – татарлар. Авылның клубы да, мәктәбе дә, балалар бакчасы да юк.

– Рус Әҗәлендә урта мәктәп бар иде. Анда үзебезнең авыл советына караган авыл балалары гына түгел, башка күрше-тирә авыллардан да килеп укыйлар иде. Танай авылында ике катлы зур мәктәп төзелгәч, бездә укучылар саны кимеде, шулай итеп, 2009 елда мәктәбебезне яптылар. Хәзер балалар автобус белән Танай авылына йөреп укыйлар. Хәер, соңгы елларда балалар да бик аз туа. Узган ел – бер, быел бер бала туды, – диде җирлек башлыгы.

Әлеге авылда яшәүчеләрнең дә күпчелеге – урта һәм өлкән буын. Яшь гаиләләр, булса да, берничә генә. Авылның төп тоткалары исә – Гүзәл һәм Азат Бикмуллиннар шикелле, аны бөтен барлыгы белән яратучылар. Хуҗабикә үзе социаль хезмәткәр булып эшли. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар. Өч сыер савалар, сарыклары, кош-кортлары бар.

– Без гомер буе авылда көн итәбез инде, – дип елмаеп сөйләште безнең белән Гүзәл апа. – Сыер асрауның файдасы юк, диләр. Ләкин без алай дип санамыйбыз. Тырышсаң, табарга була. Терлек тотарга шартлар бар. Малларны йөртә торган Гөбенә елгасы буенда иркенлек, электр көтүче тора. Көндәлек чыгымнарны капларга сөт акчасы җитеп бара. Ай саен акчасын биреп бардылар, тик ел башында тапшырган сөт өчен акчаны әлегә кадәр ала алганыбыз юк. Сөт җыючыга бирмичә, халыкка сатсаң, отышлырак, билгеле. Авылга шәһәрдән кунакка кайтучылар күп, ә мал тотучылар аз. Авылда нибары биш сыер гына калды бит. Менә әле кичә генә бер кеше 1000 сумлык сөт алып китте. Аларга литрын 50 сумнан сатабыз. Ә сөт җыючыга 18 сумнан тапшырабыз. Бәяләр быел бик нык төште бит инде, ләкин аңа карап, без малларны киметергә уйламыйбыз. Әле киресенчә, таналар артырга тора.

Терлек тотар өчен гаилә башлыгы Азат абыйның механизатор булып эшләве бик ярап куя, әлбәттә. Игенен ургач – ашлыгы, үләнен чапкач, печәне кайтып тора, дигәндәй. Шуңа күрә алар авылларының озын гомерле булуын тели.

– Авылны ничек яратмаска мөмкин? – ди Гүзәл апа ихластан. – Без монда 35 ел яшибез. Авыл тормышы эшләгән кешегә бик рәхәт. Аксыйсың-туксыйсың, чабасың-торасың, авасың, торып, тагын чабасың… Менә аякларым да авырта югыйсә, ләкин малны барыбер бетерәсе килми. Ничек ташларга була аларны? Иртүк торып, абзарга чыкмагач, авыл тормышы буламыни инде ул? Шәһәрдә яши алмас идем. Анда баргач та, тизрәк кайту ягын карыйбыз бит без. Кешенең күңел сафлыгы өчен авыл кирәк.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү