Әкияттә – кунакта: Лаешта тиңе булмаган курорт төзиләр

Киләчәктә су буенда рәхәтләнеп ял итү өчен Татарстаннан читкә китеп тә торасы булмаячак. Республика Инвестицион советының чираттагы утырышында «Лаеш» курорты проекты турында сөйләделәр. Әйтүләренә караганда, чарада тәкъдим ителгән унбер проект арасында бу – иң кыйммәтлесе. Ял мәйданына 16 миллиард сумнан артык акча җәлеп итмәкчеләр. Лаешта безне ни көтә?

– Туризмны үстерүгә бәйле килешүне «Корпорация Туризм.РФ» белән моннан бер ел элек төзедек, – ди Татарстан туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. – Бу – безнең өчен бик әһәмиятле проект. Ул туризмны үстерергә ярдәм итәчәк. Лаеш – Татарстан гына түгел, бөтен Урта Идел буе өчен тарту көченә әвереләчәк.

Курорт Лаеш шәһәреннән бераз читтәрәк, Чулман буенда урнашачак дип көтелә.

– «Лаеш» ял мәйданының төп исеме түгел, аңа яңа атама бирәчәкбез, – дип алдан ук кисәтеп куйды «Корпорация Туризм.РФ» генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев. – Халыктан моңа бәйле кызыклы тәкъдимнәр булса, аларны рәхәтләнеп карап тикшерәчәкбез. Бөтен Идел буенда иң кәттәсе булачак курортка исемне, бәлки, нәкъ менә сез уйлап табарсыз.

Шунысын да әйтик: ил күләмендә дә мондый проект тәүге тапкыр тәкъдим ителә. Барлыгы 73 гектарга якын мәйданда туристларга ел әйләнәсе ял итү өчен шартлар булдырырга җыеналар. Моның өчен өч һәм дүрт йолдызлы кунакханәләр, спа-үзәкләр, рестораннар, глэмпинг һәм яр буенда ял итү өчен инфраструктура төзеячәкләр дип фаразлана. Кунакханәләрдә яшәү өчен бүлмәләр саны гына да 1250дән артып китәчәк. Җәй көне су коенып чыккач, урман эко-сукмаклары буйлап йөрергә, балык тотарга мөмкин булса, кыш көне туристларга чаңгы, тимераяк, кар машинасында шуарга тәкъдим итмәкчеләр. Биредә үк сәүдә эшен җәелдерү дә каралган. Курортта 1,5 мең эш урыны барлыкка киләчәк икән.

Әлеге проектның үзенчәлеге – Лаеш яр буен яхталар өчен махсус җиһазландырмакчылар. Су буйлап сәяхәт итәргә яратучылар биредә туктап ял итә, ремонт эшләрен башкара һәм җилкәнле судноларын кышлыкка калдырып тора алачак, ди. Бу уңайдан яхталар өчен озынлыгы 150 метр тәшкил иткән причал, җәй көне туктап тору өчен – 300, ә кышка – 500 урын төземәкчеләр.

– Бу илдә соңгы утыз елда яхталар өчен башыннан алып ахырына кадәр җиһазландырылган тәүге шундый яр буе булачак. Ул барлык экологик таләпләргә җавап бирәчәк, – ди Денис Секачев.

Дөрес, әлегә булачак курорт кәгазьдә генә. Сүздән эшкә киләсе елда күчәргә җыеналар. Курортны 2027 ел башында кулланышка тапшырмакчылар. Проектны тәкъдим итүчеләр эшләре уңачагына да шикләнми. Географик яктан отышлы урында урнашкан Лаеш курортын Бөек Идел юлының мөһим транспорт челтәренә әверелдермәкчеләр.

– Бүген Бөек Идел юлы турында күп сөйлиләр. Ә Лаеш ул – галәм үзәге, Идел үзәге. Мәсәлән, Санкт-Петербургтан Лаешка кадәр теплоходта килеп, биредә ике-өч көн яшәргә һәм очкычка утырып илнең теләсә кайсы почмагына китәргә җайлы, – ди Денис Секачев.

Аның фикерен Сергей Иванов та хуплады.

– Туристлар Казанга очкычта килеп, Лаешта яхтага күчеп утыра һәм Идел буйлап сәяхәткә чыгып китә ала. Мәсәлән, Татарстан курортыннан Санкт-Петербургка кадәр алты-җиде көн йөзәргә кирәк, – дип үз фаразлары белән уртаклашты ул.

Хыялмы бу, әллә чынбарлыкмы – монысын вакыт күрсәтер. Төзелеп беткәч тә, Лаеш курортында елына 620 меңгә якын турист көтәләр әнә. Ял бәясе дә билгеле. Мәсәлән, бүген рәсемдә генә булган өч йолдызлы кунакханәдә бер төн кунып чыгу – 5–6 мең, дүрт йолдызлысында 15 мең сум торачак, ди. 2027 елга кадәр вакыт бар, әллә акча җыя башларгамы?

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү