«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)

«Безгә килеп күрегез!» бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирә башлыйбыз!

Сезнең игътибарга «Безгә килеп күрегез!» бәйгесенә килгән дүртенче 3 видеороликны тәкъдим итәбез. Аларга тавыш бирү өчен төгәл бер атна вакыт бар. Тавыш бирү формасы аста урнашкан.

Иң күп тавыш җыйган видеоролик ярымфиналга узачак!

ТАВЫШ БИРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

1.  Тавыш биргәндә, үзегезгә ошаган БЕР ЭШ өчен тавыш бирә аласыз.

2.  Иҗади эшләр өчен һәр көн тавыш биреп була, ягъни бер көнне тавыш биргән кеше икенче көнне кереп тагын тавыш бирә ала.

1. Рәзимә Кашапова һәм Роза Хәмитова / Зәй-Сармаш көрәшчеләре

 

2. Габидуллина Гүзәл / Балтач районы, Сосна авылы

3. Хаќиева Гүзәл / Балтач районы Смәел авылы 

«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (дүртенче өчлек)

  • 2. Габидуллина Гүзәл / Балтач районы, Сосна авылы (48%, 3 504 Тавыш)
  • 3. Хаќиева Гүзәл / Балтач районы Смәел авылы  (32%, 2 331 Тавыш)
  • 1. Рәзимә Кашапова һәм Роза Хәмитова / Зәй-Сармаш көрәшчеләре (20%, 1 464 Тавыш)

Загрузка ... Загрузка ...

26 фикер

  1. Рэхмэт, Гузэл балакаем. Бер сулышта карап бетердем. hэр сузен астына кул куям. Телен шома, сойлэмен, дорес, жомлэлэрен, матур.

  2. Без көрәшле халык. «Безгә килеп күрегез» бәйгесенең 1 номер астындагы Зәй-Сармаш кызларының авыл көрәш традициясен ача алулары, көрәшчеләр булдырган, алар белән бәйле мизгелләрне оста итеп күрсәтә алулары, авыл язмышы, киләчәге өчен борчылулары, мобилизованный көрәшчеләре белән горурланулары сокландыра. Булдыра алганча, күңел кушуы буенча киләчәк буынга менә дигән видеоязма булдырганнар. Күтәргән темалары бәйге исеменә туры килә.

  3. Рәзимә Кашапова бик матур яза. Авыл өчен дип тырыша. Әйе безнең авылыбыз көрәшчеләргә бай. Без алар белән горурланабыз.

  4. Рәзимә бик матур видео ясагансың әфәрин.Әйе безнең авыл көрәшчеләре белән горурлана.

  5. Чыннан да, Сармаш көчле көрәшчеләр үстерде. Зәй район Сабантуеның 60 еллык юбилее. 1 нче номер астындагы Зәй-Сармаш көрашчеләре видеоролигы бик урынлы, тәрбияви көчкә ия, булдырасыз кызлар, афәрин!

  6. Гүзәл, матурым, бик зур рәхмәт бу бай эчтәлекле видеоязма өчен. 5 минутлык язмага нинди бай материал тупланган. Безгә, туган якларыннан читтә яшәүчеләргә бик кадерле, якын хатирәләр. Эчәсе килгән вакытта салкын чишмә суын эчү кебек тәмле хис, кичерешләр!!! Төшергән видеоязмаларынны югалтмыйча, тулы, озын варианты белән дә куандырырсын әле, алла боерса. Чөнки синең һәм операторларыңның хезмәтенең 10 нан 1е генә кергәндер әле бу конкурс эшенә. Авылдашлар, читтә яшәүчеләр исеменнән зур рәхмәт әйтеп, Гөлфәния апаң.

  7. Рэзимэ молодец👍 Бик эчтэлекле видео ясагансын. Безнен корэшчелэр чын батырлар. Алар бер жирдэ дэ сынатмыйлар.

  8. Авылдашыбыз Рәзимә Кашапова язмасы тирән мәгънәле, тәрбияви ягы белән башкалардан аерылып тора.

  9. Гузэл сенлем Смэел авылы турында бик матур, бай эчтэлекле, зууур Эш башкаргансын. Килэчэк буынга да бик кирэкле мэгълумат булган бу. Килэчэктэ унышлар телэп Илузэ апан!

Фикер өстәү