«Бар өмет – яңгырда»: корылык печәннән мәхрүм итмәсме?

Бүген авыл халкының кәефе чамалы чак. Республиканың төрле районнарына шалтыратып, хәл белешкәннән соң, әнә шундый нәтиҗәгә килдек. Дәррәү кубып печән әзерлисе урынга, күпчелек җирләрдә кешеләр, корылыктан кибеп беткән үләнгә карап, зар елый. Халык, хәзрәтләр җыелып, яңгыр сорап догалар кылалар. Берничә генә районда яңгыр явып сөендергән. Анда яхшы уңыш җыеп алырга өметләнәләр.

Мөслимнән Рушат Солтановның терлекләре күп түгел, кәҗәләр генә асрый. Ләкин печән темасы берничек тә битараф калдыра алмый, ди ул.

– Чыннан да, быел яз бик матур килде. Якты, кояшлы. Ләкин аңа карамастан, халыкның карашы күккә төбәлгән. Районда хәзрәтләр яңгыр сорау йоласын да башкарды инде. Бездә явым-төшем юк бит. Яз көне бөтенләй яңгыр яумады. Нәтиҗәдә, бездә печән юк. Хәтта фермерларның күпьеллык үләннәре дә бик начар хәлдә. Икенче каты булмасмы, дип көтә инде халык. Беренче катка юк кына үләнне дә чабып куялар. Бакчадагы үлән дә чыкты да кипте. Терлек азыгы бәяләре артмасын иде, дип телибез. Авыл халкы үз продукциясен болай да түбән хакка сата. Шуңа күрә без әле дә шифалы яңгырлар явып, үләннең кабат күтәрелеп китүенә өметләнәбез, – диде ул.

Аның фикеренчә, халыкның малларны киметә башлау куркынычы зур.

– Халык мал асраудан нинди дә булса файда күрергә тиеш, – ди ул. – Тик хәзер файда урынына зыян килә. Шулай булгач, гомер буе терлек асраган абзыйлар да уйга калды. Тик мин бөтенләй үк төшенкелеккә бирелмәс идем, өмет бар әле.

Азнакай районы халкының да кәефе юк.

– Башка елларны без беренче кат печәнне Сабан туе алдыннан, яки аннан соң ук чаба башлый идек. Тик быел үлән бөтенләй үсмәде. Башта кырау сукты. Люцерна да, болын печәне дә саргаеп бетте. Яңарып маташа үзе, ләкин яңгыр юк бит. Бу атна башында күрше авылдагы танышларыбыз чабып, әзерләп яталар иде, тик аларныкы да начар. Башка елларга караганда бик аз, – диде безгә фермер Илмир Гәрәфиев.

Аның фаразлавынча, болай булса, печән бәяләре дә кыйммәт булырга мөмкин. Илмир Гәрәфиев берничә авыл халкының сөтен дә җыя. Аның сүзләренчә, сөт бәяләре һаман шулай торса, терлек азыгын кыйммәт бәядән сатып алырга туры килсә, халык көзгә терлекләрен бетерә башлаячак.

– Авыл халкының телендә бер генә сүз: көзгә терлекләрен бетермәкчеләр. Бәяләр күтәрелмәсә, я киметәбез, я бетерәбез, диләр. Инде хәзердән үк сыерларын сатучылар бар. Үзебезнең авылда гына да шушы көннәрдә ике кеше сөтлебикәсен сатып җибәрде. Мал асрауның мәгънәсе юк, диләр. Аларга печән дә, ашлык та кирәкми хәзер. Әле маллар көтүгә йөргәнгә генә бераз җайлырак. Көзгә калдырмыйбыз, диләр. Файдасы булмагач, кешенең терлек асрау дәрте юк.

Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан Зөлфия Әхмәтҗанова да шундый фикердә торуын әйтте.

– Быел печән булмас ул, ашлык та кыйммәт булыр. Сөт хакы юк, авыл халкы барыбер дәшми дип, аны махсус төшерәләрме? Кеше сөйләп йөрмәячәк ул, сыерын гына бетереп куячак. Ә беткәч, аны кире торгызып булмый инде. Үзебез дә сыерны киметергә уйлап торабыз, – диде.

Апас районының Олы Бакырчы авылында яшәүче Миләүшә Булатова гаиләсе күпләп мал-туар асрый һәм башка еллардагы кебек быел да барлык терлек азыгын да сатып алырга уйлый.

– Печәнгә төшәргә иртә әле. Бәяләре турында да сөйләшкән кеше юк. Безнең якларда яңгыр яхшы ява. Корылык, дип әйтерлек түгел. Печән дә бик әйбәт, – диде Миләүшә ханым.

Кукмара районында да берничә авыл халкы гына печәнгә төшкән. Тик Бакчасарай авылында бераз сабыр итеп торалар әлегә.

– Халык ныклап торып печән әзерләргә Сабан туйлары узганнан соң гына тотыныр дип уйлыйм. Печән басуларын караштыргалап кайттык. Әллә ни сөенерлек түгел әле. Үлән юка күренә. Яңгырның рәхәтләнеп, бастырып яуганы юк бит. Безнең авылда мал-туар һәрвакыт күп булды, чөнки кешеләр терлек асрап көн иттеләр, төп табышны шуннан алдылар. Тик безнең авылда да терлек саны кими башлады. Быел көтүгә чыккан маллар буенча фикер йөртсәк, сарыклар күпкә азайган. Сыерлар да кимегән. Менә шунысы күңелсез, – диде Чулпан Һадиева.

Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүче Рамил Кәримов та, әлегә халыкта печән кайгысы юк, дип белдерде. Бу якта да бар халык, зарыгып, яңгыр көтә.

– Бездә печән турында сөйләшкән кеше юк, чөнки иртә әле, – диде ул. – Яңгыр яумагач, үләне үсмәде. Аның нәрсәсен чабасың? Бар өмет – яңгырда.

  • Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2 июньгә Татарстанда 24999 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабып алынган, 74903 тонна сенаж әзерләнгән. Күпьеллык үлән әзерләү буенча Буа, Апас, Әтнә, Азнакай, Нурлат районнары алда бара. Иң күп сенаж исә әлегә Әтнә, Буа, Яшел Үзән, Апас районнарында әзерләнгән.   

Зөһрә Садыйкова


«Бар өмет – яңгырда»: корылык печәннән мәхрүм итмәсме?” язмасына фикерләр

  1. Бар өмет бары тик Аллаһы Тәгаләдә генә, чөнки печәнне дә, яңгырны да бары тик Шул гына бирә.

Фикер өстәү