«Йә син, ялган кулланып, теләгеңне үтәп тә исән каласың, йә беркатлыланып, ризык буласың…»

Ялганны без яратмыйбыз. Алдаган кешене кайчак күралмау чигенә җитәбез. «Әй, аның бит бер дөрес сүзе дә юк», – дибез ялганларга яраткан кеше хакында. Ләкин үзебез дә кирәк булганда алдашудан артык тартынмыйбыз. Кайбер психологлар белдерүенчә, кеше заты – гомумән, алдашу буенча чемпион. Интернет тулы фейклар, сәясәтчеләр, хәтта дәүләт җитәкчеләре күзен дә йоммый алдаша, ирләр хатыннарын «балыкка барам» дип алдый, хатыннар «бу алкам биш меңлек кенә», дип ирләре күзенә төтен җибәрә, үсмер – ата-анасына, хезмәткәр җитәкчегә төлке мае сөртергә читенсенми.

Хәтта табиблар белән дин әһелләре дә алдаша. Тик алар ялганы кайчак файдага да булырга мөмкин. Русча аны «ложь во благо» диләр. Ә менә ышанучан өлкәннәрне зур суммаларга төп башына утырткан әшәке җаннар – мошенниклар – үз файдасына тырыша. Гомумән, теләсә кайсы ялганның төбендә аның авторының шәхсән үзенә файда һәм җиңеллек эзләве ята. Кибетчеләрнең кибеткә кергән саен, күзгә карап, безне фәлән сумга «өтү»ен күп кеше хәтта алдашуга да санамый. Күнегелгән чөнки. Саный китсәң…

Без исәпкә дә алмаган алдашулар бар. Бөтенләй җенең сөймәгән кешегә елмаю – шулай ук ялган бит. Ул әле – икейөзлелек тә. Хөрмәт итмәгән кешегә кул бирү дә нәкъ шул. «Заманы шундый: эткә дә «җизни» дияргә кирәк», – ди бер танышым. Килешмим. Килешсәм, үзем дә ялганчы булам чөнки. «Эткә җизни дигәч, үзең кем буласың соң?» – дип әйтеп ташлаганымны сизми дә калам. Тик туры әйткән туганына ярамаган – танышым хәзер өч бармак белән генә исәнләшә. Исәпкә, санга алынмаган кырыкмаса-кырык төрле алдашуларга, мәсәлән, пластик хирургияне дә кертеп була. Җыерчыкларны яшереп, яшь, чибәр булып йөрүне. Тик андый операция үткән кеше үзе бер дә алай уйламый, үзен чыннан да яшәргәнгә саный, сөенә. Алдашканда гел шулай бит: кеше дигәнең үз алдашуына күз йома, ә үзен алдаганнарын яратмый. Бәндәдәге мин-минлек, эгоизмның  янә дә бер чагылышы – «миңа ярый, башкаларга – юк» инде бу.

Көн саен күзебезгә, колагыбызга ябырылып торган реклама дигән мәгълүматта да дөреслек ташка үлчим генә. Реклама теләсә кайсы товарны тылсымлы үзлекләргә ия итә, күкләргә күтәрә. Ә пропаганда нәрсә? Анда да хакыйкать аз. Миллионнарга мәгълүмат чаралары аша ялган яудыру, аларны исертү, зомбилаштыру – үтә гөнаһлы гамәл. Әле тагын «Иң масштаблы алдашулар сугыш барганда, аудан соң һәм сайлаулар алдыннан күзәтелә» дигән сүз бар. Бу исемлеккә балыкчыларны да өстәп булыр иде. Миңа таныш ике балыкчының икесе дә бик теләп һәм яратып шыттыра. Алай кылану – аларга балык тоту кебек үк кызык шөгыль, параллель хобби. Сайлаулар дигәндә дә кызык. Иң демократик илләрдә дә, иң югары  постларга дәгъва итүче кандидатлар да, соңыннан үтиме, юкмы – мул итеп вәгъдәләр өләшә, сайлаучының колагына озын-озын токмачлар элә. Бу – сайлау технологиясенең аерылгысыз бер өлеше, шоу. Сугыш вакытларында да, заманына, дәүләтенә һич карамастан, каршы як югалтулары биш, хәтта ун тапкыр арттырылырга мөмкин, үзенеке шул чама киметелә. Имештер, беркайда да язылмаган шундый канун, традиция ярдәмендә, бәрелеш кайчан, кай тарафта гына бармасын, халыкның кәефе, ватанпәрвәрлеге, җиңү рухы тиешле югарылыкта тотыла. Алда әйтелгән «ложь во благо» булып чыга инде, алайга киткәч. Ә кемдер саннарга ышанмый икән, яндырылган танкларны, бәреп төшерелгән самолетларны үзе барып санап кайтсын, булдыра алса… Шунысы билгеле: чын саннар, чын мәгълүмат, гадәттә, канкоеш бетеп хәтсез еллар узгач кына калкып чыга.

Гавамның «бозылып» бетмәгән, күңелендә чисталык, ихласлык яшәгән беркатлырак катлавы да бар бит әле. Сабый кебек саф күңелле. Андыйлар сирәк алдаша. Шулар ук күбрәк корбан сыйфатында да кала. Тик аларны кызганмыйлар, киресенчә «лох» атамасы тагып, тилемсәгә, юләргә чыгаралар. Ягъни ихласлык, ышану, башкаларны да үзең кебек намуслы дип уйлау синдә бар, яши икән, син оттырасың. Андый сыйфатлар бәндәгә бер комачау, хәтта кимчелек булып чыга. Менә шундый кыек көзгеләр дөньясында яшәп ятыш бүген. Кайбер тарафларда хәтта дәүләт институтлары да катыргыдан. Аерым илләрдә парламент бар, тик ул парламент түгел. Чөнки ул башкарма хакимияткә буйсынган, аның сүзеннән чыкмый. Сайлауларның да, кайдадыр чыны булган кебек, ясалмасы, имитация кимәлендәгесе дә яшәп килә. Кем җиңәсе, ничә процент тавыш җыясы бер ел алдан билгеле сайлау сайлаумы инде ул?..

Алдашу адәми затка табигатьтән килә, дигән аклану яши. Аз-маз килешеп була. Тик кеше заты ялганны күп тапкыр камилләштермәде микән? Әйе, хамелеон, төсен үзе яшәгән тирәлеккә карап үзгәртмәсә, бик тиз  кемнеңдер ризыгы була ала. Куян да «алдакчы»: җәен – соры, кышын – ак. Табигатьтә һәркем диярлек башка берәү өчен ризык булганлыктан, һәр төр исән калу, нәселен дәвам иттерү дигәндә маскировкадан да, башка күп төрле хикмәтләр дә баш тартмый. Үрмәкүчләр турында фильм бар. Анда «черная вдова» дигән, табигать кушкан вазыйфасын үтәү белән «сөйгәне»н тотып ашый торган ана үрмәкүч турында да күрсәтәләр. Баксаң, ата үрмәкүч һәрдаим ризык булмый икән. Ул кансыз «хатын»ын алдарга өйрәнгән. Ничек итеп, дисезме? «Йомыш» алдыннан ул пәрәвезгә чебен эләктерә, шуны шәпләп пәрәвез җебенә урый да ана бөҗәккә китереп бирә. Тегесе, ризыкка алданып, төргәкне сүткән арада, «ир» үз эшен башкара да тиз генә кача. Чебен эләкмәгән чакта да ата үрмәкүч аптырап калмый, пәрәвезгә эләккән берәр чүпне шәпләп төрә, ана үрмәкүч алдына китереп сала икән. Ставка хәйран зур шул: йә син, ялган кулланып, теләгеңне үтәп тә исән каласың, йә беркатлыланып, ризык буласың…

Ялган белән шактый мул сугарылган, фейклар, муляж, бутафория кулланган гаделсез дөнья турында, төптән уйлаганда, яхшы сүз әйтү авыр.  Дөньябызның зур базар икәнлеге, кемнеңдер анда алдап, кемнәрнеңдер даими алданып яшәве хакында күп сөйләп була. Һәммәбездә дә бөртекне кибәктән аерып, аралап торучы фильтр булу, аның камил эшләп торуы кирәк. Гадилек, беркатлылык, наданлык яшәгәндә, ялганчылар һәрдаим булачак.

        /Бөтен дөнья хәзер шундый көнгә калган: /Кая гына карасаң да – ялган… ялган…/Ялган сөйләп йөрүләрнең файдасы күп,/Тәүфыйк, иман, намус, вөҗдан – барысы чүп./ (Рәниф Шәрипов)

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү