«Берәр кош биреп, берәү дә күрми торган урында аны чалырга куша…» (Нәсыйхәт)

Аллаһының дусты булган бер кешенең укучылары бар иде. Әмма ул араларыннан берсен, башкаларга караганда, аеруча нык яратты һәм аңа күбрәк игътибар бирде. Калган укучылары:

– Нигә сез аңа шулхәтле игътибар бирәсез? Без дә – сезнең укучыларыгыз, – дигәннәр.

Укытучы:

– Мин сезгә нигә аңа күбрәк игътибар бирүемне аңлатырмын, – дип җавап бирә. Шуннан соң һәрбер укучысына берәр кош биреп, берәү дә күрми торган урында аны чалырга куша. Укучылар, төрлесе төрле якка таралышып, күпмедер вакыттан соң чалынган кошлар белән кайтып керәләр. Әмма шәехтән күбрәк игътибар алган укучы тере кош белән кайта.

Шәех әлеге укучысыннан:

– Нигә кошны чалмадың? – дип сорый.

Ул:

– Сез кошны берәү дә күрми торган җирдә чалырга куштыгыз, әмма мин берәү дә күрми торган урынны белмим, – дип җавап бирә.

Моны ишеткән шәех, үзенең укучыларына борылып:

– Менә шуның өчен мин аны башкалардан күбрәк яратам да инде, – дигән.


Фикер өстәү