Оборона министрлыгы хәрби комиссариатка килүдән башка хәрби исәпкә куярга тәкъдим итте

Хәрби исәпкә теркәлергә яки аннан төшәргә хәрби комиссариатка килүдән башка да мөмкин булачак, диелә Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән хөкүмәт карары проектында.

Карар белән хәрби исәптән алыну, аңа теркәлү һәм гомумән чакырылырга тиешле гражданнарның документларына үзгәрешләр кертү нигезләмәләрен үзгәртергә тәкъдим ителә. Ул кабул ителгән очракта мондый гамәлләрне гражданнарның хәрби комиссариатка килүеннән башка тормышка ашырырга мөмкин булачак, дип аныклана документта.

Шул ук вакытта килү бары тик медицина комиссиясен узу өчен генә мәҗбүри булачак, ә повестка җибәрү Бердәм реестр аша гамәлгә ашырылачак, дип төгәлләштерелә карар проектында.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү