Рөстәм Миңнеханов Казанда Шаляпин һәм Горький хөрмәтенә истәлек композициясен ачты

Бүген Казанда опера җырчысы Федор Шаляпин һәм язучы Максим Горькийга багышланган истәлек композициясе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

“Якташыбыз – бөек артист Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу елында, Рус теле көне алдыннан, рус мәдәниятенең ике мөһим вәкиленең дустанә берләшү символына әйләнгән музей янәшәсенә җыелуыбыз зур әһәмияткә ия”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Горький һәм Шаляпин берсен-берсе туган кебек күргән. Аларны сәнгатькә, Ватаныбызга һәм талантлы халкыбызга мәхәббәт берләштергән. “Казан алар өчен рухи үсеш шәһәренә әйләнгән. Бүген бу ике таланты шәхес аларны яратучы шәһәр фонында – янә бергә”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел иң лаеклы яшь башкаручылар һәм музыкантлар өчен Федор Иванович Шаляпин исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелачак.

Истәлек композициясе Горький һәм Шаляпин музее бинасы фасадына урнаштырылды. Скульптор Иван Новоселов иҗат иткән яшь Горький бюсты бирегә 1967 елда урнаштырылган. Бүген аны Федор Шаляпин бюсты, шулай ук “XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Казан күренешләре” панносы (скульптор Зөлфия Мөхәммәдьянова) тулыландырды.

Исегезгә төшерәбез: быел Россиядә опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел һәм рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел тулу билгеләп үтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү