Бакчадагы тамаша: бу ни бу?

Колорадо коңгызы гына җитмәгән, монысы нәрсә тагын? Узган якшәмбедә Нурлат районының Колбай-Мораса авылының бәрәңге бакчасында төшерелгән видео социаль челтәрләрне шаулатты. Андагы мыж иткән кортларны күреп, авыл халкы, бәрәңгесез калмагаек, дип борчыла. Җиләк-җимеш куакларын да баскан бөҗәкләр нинди зыян салырга мөмкин?

Башта Колбай-Морасага шалтыраттык. Мал табибы булып эшләүче Айнур Ардаширова да бакчасындагы мәхшәрне төшереп, интернетка куйган. Быел өстәвенә коңгызлары да күп икән. Борчылырсың да, авыл кешесе җәен шул бәрәңге бакчасына карап яши бит.

– Бәрәңгене 9 майда утырттык. Төбен өяргә тотынган идек, теге бөҗәкләрне шунда күрдем. Кызыл канатлы алар. Арада кара төстәгеләре дә бар. Беренче тапкыр күрүем. Нишләргә дә белми аптыраган. Бәрәңге яфрагын ашый. Очалар да килеп куналар. Колорадо коңгызы агуы сипкәч тә үлмәделәр. Күршеләрнекен белмим. Әмма каенананың бакчасында юк иде, – дип сөйләде Айнур Ардаширова.

Кичтән бик борчылган Айнур ханым иртән тынычланган иде инде. Кортлар очып киткән икән.

Кортлар турындагы видеоны газетабызның «ВКонтакте» челтәрендә дә урнаштырган идек, укучыларыбыз шактый гына фикерләр калдырган. «Нәрсә эшлисең инде? Агу сибәсең. Безнең бакчада кара әкәм-төкәм, чебен, коңгыз бар. Бәрәңгедән дүрт көн чүпләдем. Агу сиптек», – дип язган Наилә Кәлимуллина. Миләүшә апа Хузагарипова исә: «Бакчада күз ачып булмый. Бер афәттер бу», – дип борчылган.

Республика районнарына шалтыратып, вазгыятьне белештек.

Актаныш районының Куян авылында яшәүче Фәүзия Ганиева, бакчада йөргәндә, биткә килеп бәреләләр, ди. Бәрәңгеләренә кунмаганнар үзе. Мамадыштан Гөлназ Каюмова әйтүенчә, аларда корт сарымсакка ияләшкән.

Биолог-бакчачы Ризилә Гафарова да, кура җиләген күреп, шаккаткан. «Коточкыч күп иде», – диде. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Олег Волковның мондый бөҗәкләрне беренче  күрүе. Шуңа күрә көрәш чарасы турында әйтә алмады.

Арча урманчылыгының Балтач бүлеге баш урманчысы Фәргать Һадиевның бакчасын да «дус иткәннәр». Аның әйтүенчә, бу бөҗәкләр элек-электән бар. Бакча бибионына охшаган дип фаразлады ул.

– Әмма моның кадәр котырганын күргән юк иде әле. Сливаның һәр яфрагын басканнар. Дөрес, саранча, ефәк корты кебек куркыныч түгел. Берәр нәрсә сиптер инде, диләр. Яфрак ашамый ул, борчылмагыз, – дим ди урманчы.

КФУның зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев әйтүенчә, мондый хәл берничә ел элек тә күзәтелгән.

– Сабакта утыргач, кеше бәрәңгене ашап бетерә дип курка. Борчылмагыз, бернинди зыян да китермиләр, – дип тынычландыра Николай Шулаев. – Бу чебен түгел, черки. Юан аяк (толстоножки) дип атала ул. Алар туклана алмый. Ни өчен дигәндә, авыз аппаратлары камил түгел. Юан аяклар үзләренә кунар өчен үсемлек – бәрәңге, слива, кура һәм башка куаклар тапкан. Аларга кайда куну мөһим түгел. Бөҗәкләр яз көне, июнь башында барлыкка килә. Йомырканы туфракка салалар һәм үләләр. Берни дә сиптерергә кирәкми. Бер атнадан аларның берсе дә калмас дип уйлыйм. Икенче язга кадәр күрмәячәкбез.

Колорадо коңгызына каршы ничек көрәшергә?

Айгөл Габдрахманова, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең җитештерү бүлеге җитәкчесе:

– Хәзер колорадо коңгызлары йомырка сала башлый. Бу вакытта биологик ысул белән генә көрәшә алабыз. Ни өчен дигәндә, химик препаратлар йомырка салу фазасында нәтиҗә бирми. Әйтик, подизус дигән файдалы бөҗәк бар. Ул колорадо коңгызының йомыркасы белән туклана. Әлбәттә, аны бөтен кешенең дә сатып алу мөмкинлеге юк. Идел буе федераль округында лаборатор шартларда без генә үрчетәбез. Подизусны Казанга килеп сатып алырга мөмкин, шулай ук район бүлегенә дә җибәрә алабыз. Бер квадрат метрга 2–3 экземпляр кирәк. Бер данәсе – 5 сум. Бөҗәкне ел саен сатып алырга туры киләчәк.

Кортлар барлыкка килгәч, химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртеп була. Биологик төренең составында бактерияләр, гөмбәчек булырга мөмкин. Препарат исемнәрен әйтә алмыйм, бу – реклама. Химик төрен сайласагыз, куркынычсызлык классына игътибар итегез. Әйтик, 3–4 нче класслы булса яхшырак. Беренчедән, препаратның Россиядә рөхсәт ителгән пестицид һәм агрохимикатлар исемлегенә керүе мөһим. Анда 3–4 ел тикшерелгән дарулар кертелә. Икенчедән, нормасын саклау. Бүген иң зур проблема булып әлеге корткычларның препаратка тиз ияләнүе тора. Ияләшкәч, тәэсир итми башлый. Еш кына халык: «Моннан ун ел элек файдасы бар иде, хәзер юк», – дип зарлана. Ияләшкәнгә шулай. Шуңа күрә норманы саклагыз. Әгәр 200 миллилитр кушарга дип язылган икән, микъдарын шуннан арттырмагыз. Тизрәк үлсен дип, күбрәк сибү файда бирми. Киресенчә, алдагы елда тагын да күбрәк күләмдә сибәргә кирәк булачак. Нәтиҗәнең яртысы шуңа бәйле.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү