Татарстаннан 600 бала  Анапа һәм Кырым лагерьларына китте

Татарстаннан 600ләп бала  Анапа һәм Кырым лагерьларына киткән. Быел Кара диңгез яры буенча республикадан барлыгы 5 меңләп бала ял итәчәк. «Черноморец» республика ял үзәге дүрт сменада – 4412, «Сәләт-Ак Барс» Яшьләр үзәге   880 баланың ялын оештырачак.

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, юлда да, шулай ук ял вакытында да  балаларның иминлеге аерым игътибар үзәгендә тотылачак. Балалар һәм вожатыйларны ял урынына китерү һәм кире алып кайту өчен махсус поездлар бирелә.

Лагерьларга китүче балаларның бер өлеше – «Дустанә сыйныф серләре» республика бәйгесендә җиңүчеләр.

Сүз уңаеннан, 2–19 июнь көннәрендә Чаллы шәһәренең «Саулык» балалар лагеренда Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәреннән 139 бала ял итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү