Сәхнәдә йодрык селкеп, сәхнә артында килешү нәрсәгә китерер?

Үткән атна тарихка глобаль сәясәтнең зур шахмат тактасында диспозицияләрне үзгәртү омтылышлары белән кереп калды. Әрдоганның инаугурациясе дөньякүләм вакыйгага әйләнде. Тантанага сиксәннән артык ил лидерлары, НАТО җитәкчесе, Төрки Дәүләтләр Оешмасы, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасын әйдәүчеләр килде. Хәтта Әрмәнстан лидеры Пашинян да кадерле кунаклар исемлегендә иде.

Сәяси күзәтүчеләр, Әрдоган чыгыш ясаганда, уң ягында – Дин эшләре идарәсе башлыгы Али Әрбаш, сулда Истанбул патриархатлыгы Архиепискобы Патриарх Варфоломей утыруына да игътибар иттеләр. Инаугурациядән соң мәйданга төрек сәясәтендә кискен үзгәрешләр булу ихтималлыгына ишарә иткән яңалык чыкты: яңа Министрлар Кабинеты игълан ителде. Төрек сәясәтенең өч гиганты – тышкы эшләр министры Мәүлүт Чавушуглу, эчке эшләр министры Сөләйман Сойлу, оборона министры Хулуси Акар яңа кабинет составында юк. Алар киләчәктә югары җитәкчелектә булырлармы, әллә пенсиягә китәрләрме – мәгълүм түгел. Разведка идарәсе башлыгы да алышынды, легендар Хакан Фидан тышкы эшләр министры вазыйфасына күчте. Генштаб башлыгы Яшәр Гюлер да бүтән кәнәфигә күчеп утырды. Ул – оборона министры. Яңа төрек гамбитының ни рәвештә буласын әлегә өзеп әйтеп булмый. Интуитив рәвештә кайбер нәрсәләрне фаразлап була ләкин. Казначылык һәм финанс министры итеп Көнбатыш инвестицияләре тарафдары Мәхмәт Шимшек куелуы акча-кредит мәсьәләләрендә җитди үзгәрешләр булачагын хәбәр итә.

Инаугурация үтеп тә бетмәде, Әрдоган НАТО генераль секретаре Столтенберг белән ябык режимда сөйләшүләр үткәрде. Швеция Әнкара куйган барлык таләпләрне дә үтәде, хәзер Әрдоган шведларның НАТО составына керүенә аяк чалмаячак, диләр. Төркиянең Көнбатышка якынаюы Украина – Россия конфликтының чишелешенә йогынты ясарга ихтимал.

Якшәмбе көнне Сингапурдагы «Шангри Ла» кунакханәсендә Куркынычсызлык буенча конференция төгәлләнде. Сәхнәдә ике зур держава АКШ һәм Кытай вәкилләре бер-берсенә йодрык янадылар, үзара гаепләүләр ташладылар. Тын океан төбәгендә хәл, чынлап та, киеренке. Үткән атнада гына анда зур бәрелешкә китерү ихтималлыгы булган берничә куркыныч вакыйга булды. Әмма АКШ Кытайны Россиягә каршы лагерьга бик актив чакыра. Шуңа күрә аналитиклар вазгыятьне сәхнәдәге сүзләр түгел, сәхнә арты килешүләре билгеләр, диләр. Башка елларда саммитта Россия вәкилләре дә катнаша иде, быел юк. Саммитка параллель рәвештә егерме илнең иң куәтле разведка вәкилләре дә яшерен очрашу үткәрделәр.

Очрашуның анысында да Россиянең Тышкы разведкасы катнаштырылмады. Шымчылар төп тема итеп Украина конфликтын алдылар. Башка елларда андый яшерен очрашудан мәгълүматлар тышка чыгарылмый иде, быел берникадәр сүзләр ишетелде. Тик объективлыгы төгәл билгеле булмагач, язмыйбыз. Бу – Россия өчен бик әйбәт сигнал түгел, шуны гына әйтә алабыз…

                                               Рәшит Фәтхрахманов    

 

 


Фикер өстәү