Бар җирдә сагалый: Татарстанда тычкан бизгәге йоктыручылар саны 3 тапкыр арткан

Татарстанда тычкан бизгәге йоктыручылар саны бер ел эчендә өч тапкыр күбәйгән. Кыр-болын, бакча, печәнлек… Бу чирне тычканнар үз иткән теләсә кайсы җирдә йоктырырга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Шуңа күрә җәйге чорда эшләгәндә дә, ял иткәндә дә уяулыкны югалтмаска өндиләр.

Әлмәт районында яшәүче Илшат Сафин узган ел тычкан бизгәге белән авырган. Авылга көтү көтәргә кайтып килгәннән соң хәле авырайган аның.

– Көтүгә үзебез белән алып чыккан ризыклар көне буе җирдә яткан иде. Шуннан эләккәндер инде. Кичкә таба бөтен тән калтырый башлады. Җәйге челләдә ике кат юрган ябынган килеш өшеп яттым. Аннары температура күтәрелде, күңел болгана башлады. Табиблар тычкан бизгәге дигән диагноз куйды. Бу чирдән соң бик озак рәткә килдем. Бөерләрне быел яңадан тикшерттем әле, ул-бу юк, диделәр, – дип искә алды ул әлеге мәкерле чир белән авырган көннәрен.

Бу чирдән авырлык белән терелү дә – зур бәхет. Ник дигәндә, ул үлемгә үк китерергә мөмкин. Шундый аянычлы очракларның соңгысы күптән түгел Саратов өлкәсендә теркәлде. Май ахырында биредә геморрагик бизгәктән 30 яшьлек егетнең гомере өзелде. Бәхеткә, соңгы елларда Татарстанда мондый аяныч очраклар теркәлмәгән. Әмма чир йоктыручылар саны артканнан-арта бара. Әйтик, ел башыннан бирле Татарстанда 107 кеше тычкан бизгәге йоктырган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкыр (!) күбрәк дип чаң суга белгечләр.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, ил күләмендә теркәлгән тычкан бизгәге очракларының 90 проценты Идел буе федераль округына туры килә. Татарстан әлеге саннар буенча төбәктә өченче урында. КФУ галиме Альберт Ризванов сүзләренә караганда, Биектау районының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Арча районының Смак-Корса авылы тирәсендә урнашкан урманнарда тычкан бизгәге йоктыру куркынычы аеруча зур.

Хәзерге вакытта республикада тычканнар күп очрый торган җирләрнең 94 проценты (645 гектар. – Д.Г.) кимерүчеләргә каршы эшкәртелгән. Көз көне бу урыннарны яңадан зарарсызландырып чыгарга җыеналар.

– Кызганыч, тычкан бизгәгенә каршы вакцина юк. Шуңа бу инфекциядән берничек сакланып булмый диярлек. Дөрес, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү чирне азмы-күпме кисәтергә ярдәм итә ала әле, – ди Любовь Авдонина.

Инфекцияне, нигездә, кыр тычканнары тарата. Моннан тыш, кимерүчеләрнең тагын 30 төре тычкан бизгәге йоктырырга мөмкин икән. Шуңа күрә бөер авыруларыннан интеккән, авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармакларында эшләгән кешеләргә, бигрәк тә тракторчы, машина йөртүче кешеләргә җәйге-көзге чорда аеруча сак булырга кирәк. Ник дигәндә, тычкан бизгәген күп очракта нәкъ менә алар йоктыра.

Табиб-инфекционист Илсөя Заһирова сүзләренә караганда, тычканнар үзләренең төкереге, бәвеле, нәҗесе аша чирне туфракка, суга, ашау ризыкларына да йоктыра. Тычкан бизгәге, нигездә, кеше организмына һава, тузан аша эләгә.

– Әлеге инфекцияне йоктыру өчен юылмаган пычрак кул белән ашау, бакчадан юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш өзеп кабу, авыру таратучы җәнлеккә кагылу да җитә. Тычкан бизгәге кимерүчеләр оялаган салам, печәнгә кагылып китү аркасында да пәйда булырга мөмкин, – ди табиб. – Бу – бик мәкерле чир. Вакытында чарасын күрмәсәң, тычкан бизгәге аркасында кешенең каны агуланырга (сепсис), үпкәсе кабарырга, башына кан саварга, бөере эштән чыгарга мөмкин. Кызганыч, бу бизгәк үлем-китем очракларына китергән мисаллар да бихисап. Шуңа күрә чирнең беренче билгеләре күренү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Беренче билгеләр дигәннән, андый чакта организмдагы нинди үзгәрешләргә игътибар итәргә кирәк соң? Илсөя Заһирова сүзләренә караганда, тычкан бизгәге йоктырган кеше, иң беренче чиратта, кече йомыш белән сирәк йөри башлый. Бу чиргә хас үзгә билгеләрнең берсе бу.

– Тычкан бизгәгенең беренче билгеләре күбрәк салкын тиюгә охшаш: 39–40 градуска кадәр температура күтәрелә, калтырата, туңдыра башлый. Кешене ютәл, баш авырту, буыннар сызлау кебек билгеләр дә борчырга мөмкин. Тычкан бизгәге йоктырган кеше авыз кибүдән дә зарлана. Андый чакта еш кына бит һәм муен кызара, тәнгә, бигрәк тә җилкә, күкрәк турысында таплар пәйда була. Тычкан бизгәге вакытында кешенең күзенә кан саварга, биле сызларга, кан басымы төшәргә дә мөмкин. Тычкан бизгәге бөерләргә аеруча зур зыян сала. Чир үзен, гадәттә, вирусны йоктырганнан соң 7–25 көн үткәч кенә сиздерә башлый. Кайбер очракларда ул 40 көннән соң гына пәйда була, – ди табиб.

Тычкан бизгәге кешедән кешегә йога алмый. Шуңа күрә аны эләктергән кешеләрне, курыкмыйча, стационарда – инфекция, терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваларга мөмкин. Әлеге чир белән бер тапкыр авырган кешедә гомерлек иммунитет формалаша. Аны кабат йоктыру ихтималы юк дәрәҗәсендә.

Тычкан бизгәгеннән ничек сакланырга?

– Урманнарга, болын-кырларга барганда шәхси гигиена кагыйдәләрен истән чыгармагыз. Ашыйсы ризыкны, ул салыначак савыт-сабаны үләнгә, агач төбенә куярга ярамый. Моның өчен үзегез белән махсус җәймә яки клеенка алып барыгыз.

– Бакчага барып яшәр алдыннан андагы өйне иң элек яхшылап юып, махсус чаралар ярдәмендә дезинфекцияләп чыгарга кирәк.

– Бакчада эшләгәндә, йорт, каралты-кура, сарай, гараж кебек урыннарны җыештырганда резин пирчәткә кияргә онытмагыз. Андый эшләр вакытында аягөсте ашарга, авызга ризык кабарга да киңәш ителми. Бу кагыйдәне салам, печән өйгәндә, агач эшкәрткәндә, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш җыйганда да истән чыгармагыз.

– Бакчада, каралты-курада чүп җыеп яткырмагыз.

– Йортка тычкан керә алырлык тишек-тошыкларны да томаларга кирәк.

– Азык-төлекне дә кимерүчеләр үтеп керә алмаслык җирдә сакларга, ашар алдыннан аларны яхшылап юарга кирәк. Суны исә кайнатып эчү хәерле.

– Табигатькә чыкканда, куаклар үсмәгән, коры җирдә тукталырга кирәк. Җәен печәнлек, салам эскертендә йоклау да киңәш ителми.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү