Россия Оборона министрлыгы мобилизация буенча чакырылыш турында нигезләмәгә төзәтмәләр кертүне тәкъдим итә. Аерым алганда, мобилизацияләнүчеләргә смс аша хәбәр җибәрү тәкъдим ителә. Бу хакта “Interfax.ru” яза.
Норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында бу җәһәттән тиешле карар проекты урнаштырылган.
Документтан күренгәнчә, хәрби комиссариат повестка җибәрү турында хәбәрне Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка, салым түләүченең шәхси кабинетына, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән телефонга смс аша җибәрергә мөмкин.
Карар проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, төзәтмәләр мобилизация буенча чакыру вакытын киметү, хәбәр бирүнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat