Йортында музей ясаган Илсур Касыймов: «Бабамның бабасы тапкан мамонт теш казнасы да бар монда»

18 ел география укытучысы булып эшләгән Илсур Касыймов бүген авыл тарихчысы. Ул Яшел Үзән районы Рус Әҗәле авылындагы җәйге йортында музей булдырган. Андагы экспонатлар күбесенчә күрше-тирә авыл җирлекләренә бәйле.

Илсур Касыймов башта Рус Әҗәлендә укытучы булып эшләгән. Мәктәп ябылгач, Казанга китеп, кибеттә эшли. Аннан соң әнисен карарга авылга кайта һәм йорт ихатасында музей ясый.

Музей ишеген ачып керүгә, көянтә, самавыр, бишек, арба тәгәрмәчләре, китаплар җыентыгы һәм төрле халыкларның милли киемнәре, чигүле сөлгеләре каршы ала. Соңгыларына тукталып, Илсур Касыймов беренче экспонатлар турында сөйли.

– Башта монда күбесенчә сөлгеләр иде. Алар миңа кечкенәдән үк бик ошый, аеруча дәү әниемнән калган кызыл башлы сөлгеләр, – ди Илсур.

Ә милли киемнәргә килсәк, аларның саны бихисап. Биредә удмурт, чуаш, мари, урыс, татар халыклары кием-салымнары һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән. Әйтик, чулпылар, калын тукымада башкарылган урыс сарафаннары, күкрәкчәләр, мариларның баш киемнәре, татарларның озын күлмәкләре, алъяпкычлары.

– Менә карт әбиемнең кияүгә чыккан вакыттагы сандыгы, талкыш кулланмасы, ясмык җыя торган махсус сәнәк (кулланма), колын муенына тага торган кыңгыраулар, – дип таныштыра экспонатлары белән Илсур Касыймов.

Музей коллекциясе күбесенчә туган җирлегеннән җыелган: Татар Наратлысы, Татар Әҗәле, Рус Әҗәле авылларыннан. Башка районнардан килгән экспонатлар да очрый. Мисал өчен, элеккеге туку станогының зурысы да, кечесе дә – Апас районыннан. Музейда хәтта мамонтның теш казнасына кадәр бар.

– Заманында минем бабайның бабасы Гөбнә буйларында язгы ташу вакытында зур сөяк тапкан. Ул мамонтның теш казнасы булып чыккан. Алар аны авыр чүкеч урынына кулланган. Шушы хезмәт коралыннан сакланып калган мамонт теш казнасы музейда үз урынын тапты, – дип сөйли Илсур Касыймов. – Шулай ук иң борынгы экспонатларның берсе – иске мәчетнең манара башы. Күрше Татар Наратлысы авылында 1872 елда мәчет янганнан соң, халык яңасын төзи. Заманында аның манарасын киссәләр дә, мәчетне саклап калалар. Бу – шушы мәчетнең манара башы.

Үзе ясаган экспонатлар да бар. Язын аякка су кермәсен өчен, чабата астына шакмак кагалар иде. Илсур да чабатага күтәртмә ясаган. Былтыр ул Бөтенроссия этномәдәни проектлар конкурсында 1 нче урын яулаган. Бүген исә авыл кешеләренә музей буенча экскурсия уздыра, яңа экспонатлар эзли-сораша.

Диана КАРПОВА, КФУның 2 нче курс студенты

 

 


Фикер өстәү