Марат Кәбиров: «Уңыш серен белмим»

Һәртөрле әңгәмәләр яки очрашулар вакытында «Уңыш(ыгызның) сере нәрсәдә?» дигәнрәк сорау бирергә яраталар. Бу – бәлки, салпы якка салам кыстыруның яшеренрәк берәр рәвешедер инде. Кешенең күзенә бәреп: «Сез – уңышлы кеше, популяр кеше», – дип әйтү уңайсызрак. Ә аның сере турында сорашсалар, бу чынбарлык сыман ишетелә, үзеңнең уңышлы икәнеңә хәтта үзең дә ышанып куясың. Бәлки, читтән караганда, чынлап та, уңышлы кебек күренү бардыр. Мин дә, бәлки, шулай күренәмдер. Тик мин аны тоймыйм һәм уңыш серен дә белмим. Кайвакыт мондый сорауларга ачыктан-ачык «белмим» дип җавап бирәм, кайчагында шаяруга борам.

Гел болай итеп булмый бит инде, берәр кайчан берәр җүнле сүз дә әйтергә кирәк дип, бер мәлне бөтен дөньяга дан казанган, чынлап та уңышлы кешеләрнең җавапларын өйрәнеп чыктым. Һәм гаҗәпкә калдым. Стивен Кинг, әйтик, бик тәртип ярата торган язучы. Көн саен ике мең сүз яза. Үзенең уңышын шунда күрә. Ә Хемингуэй ярты гомерен кафеда уздырган һәм күп дигәндә биш йөз сүз язган. Брэдбери бары тик кәефе килгәндә генә эшләгән һәм сүзен санап та тормаган. Хәтта язучылар арасында да уртак фикер юк.

Миллионерлар арасында да хәлләр шул чамарак икән. Ашамый-эчми, тиеннәрен санап баеганнары уңыш сере сакчыллыкта дип уйлый. Саранлык белән дус булмаганнары: «Миллионнарың булмаган вакытта ук үзеңне миллионер сыман хис итәргә кирәк, шунда акча каналлары ачылачак», – дигәнрәк сүз сөйли. Гомер буена эштән башканы белмәгән тынгысыз җанлылары уңыш серен фәкать шул тынгысызлыкта, хәрәкәттә күрә.

Шуннан мин боларга кул селтәдем дә үзебезнең төбәкнең уңышлы кешеләренә күчтем. Боларда популярлык та, дан да, мал да юк инде. Гомер генә бар. Ә гомер барсыннан да кыйммәтрәк.

Менә сез йөз яшкә җитүнең серен беләсезме? Әлбәттә, беләсез. Аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә һәм аз-азлап кына тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашарга. Урлашмаска, талашмаска, сулга йөрмәскә – боларның барысы да йөрәккә зыян китерә. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, кыскасы. Моны бөтен кеше дә белә. Күпләр чынлап та сәламәт тормыш белән яшәргә тырыша. Ләкин шуларның берсе дә йөз яшкә җитәлми.

Бер Гайниямал карчык кына йөздән өстә. Ул кырык яшьләр чамасында авыр чиргә юлыккан да гел диета саклап, авыр эшләрдән ераграк торып яшәгән. Иртән гимнастика ясаган, кичләрен йөгергән. Әле без яшьрәк вакытта да яки чана, я кул арбасы тартып йөгергәнен күрештерә идек. Гомер буе йөгерде, диләр инде, амбар ябылгач кына туктаган. Менә аннан сорасаң, ул нәкъ фәнни киңәшләргә охшатып җавап бирә:

– Врачлар белми әйтми икән, йөгерүнең файдасы бик зур булды, – ди. – Шуның аркасында сиксән җиде яшемә кадәр сыер асрадым, аннан соң кәҗәгә күчтем. Сөт эчтем. Күп итеп яшелчә үстердем, үзебезнең бакчада уңмаса, колхозныкыннан ураштырып килдем. Кеше белән конфликтка кермәдем, беркемгә бер авыр сүз әйтмәдем, шуңа үземә дә кырын караучы, әләкләшүче булмады…

Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, кыскасы. Ә Фәтхрахман карт әнә Бөек Ватан сугышын да кичкән, ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән, төрмәдә дә утырып чыккан, гомер буена авыр эштә булган. Әле бүген дә мунча түбәсенә менеп, калай алыштырып йөри. Тәмәкесен үзе үстереп тарта – капка төбенә чыгып көйрәтеп җибәрсә, исе ярты урамга тарала. Җае чыкканда, көмешкәсен дә уртлап куя, бик кыстасаң, икенче стаканнан да баш тармый. Йөзгә җитүен җитмәгән әлегә, туксан тугыз ярымда гына.

Ни өчен йөз яшькә җитүен беркем дә белми. Ләкин моның гадәти күренеш булмавын барысы да аңлый һәм үзләренең гомер озынлыгын аклау өчен сәбәпләр уйлап чыгара башлый. Дөреслек беркемгә дә кирәкми инде мондый чакта, бары тик башкалар аңларлык һәм гафу итәрлек булсын. Аралашучан кеше булса, ул моны ихласлык белән аңлата, эшчән кеше булса, тырышлык белән. Сәламәт тормыш рәвеше алып баручы булса… Әйткәндәй, үзенең ни өчен сәламәт булуын да беркем дә белми. Чирле булуын да. Кемдер гомер буена йогышлы чирләр, эпидемияләр арасында йөри – берни йоктырмый. Ә кемдер урам буенда бер стакан сок эчеп кайта да кизү эләктерә. Стаканы юылмаган булган… Ник авырганыңны ничектер аңлатып була әле, ә ни өчен сәламәт булуыңны – юк.

Уңыш та шулай. Кешедән, ул нинди генә һөнәр иясе булмасын, алай дип сорарга кирәкми. Чөнки уңышның серен беркем дә белми. Аның бернинди дә рецепты юк. Менә мин ниндидер әсәр язам: ул бар яктан да килгән – актуаль дә, әдәби эшләнеше дә көчле, темасы да яңа. Кай ягыннан гына карасаң да, бер кимчелеген табарлык түгел. Ә укучыга ошамый. Шундый ук сыйфатлы икенче әсәр язам – ошый. Ни өчен? Беркем белми. Мин дә, син дә, башкалар да. Монда без идарә итә алмый торган миллионнарча факторларның бергә туры килүе кирәктер, ә бәлки, гади очраклылык та җитәдер.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү