Күрсәтергә һәм сатарга. Быелгы Kazan Digital Week халыкара форумы әнә шул рухта узар, мөгаен. Россия базарындагы IT продукцияне тәкъдим итәргә һәм кызыктырырга максат. IT тармак белгечләрен, фән, сәясәт, бизнесны берләштергән әлеге чара быел федераль дәрәҗәгә чыгып, яңа статуста уза.
Гадәттәгечә, сентябрь ае IT тармакка катнашы булган кешеләрне Казанга җыячак. Башкалада 20–22 сентябрьдә Kazan Digital Week форумы узачак. Казан берничә көнгә мәгълүмати-цифрлы технологияләр, фәнни үзгәрешләр, алгарышлар турында фикер алышу мәйданчыгына әвереләчәк. Федераль дәрәҗәдә узгач, кызыксынучылары да Россия белән генә чикләнми, билгеле. Хәзердән үк Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы, БДБ илләренең активлыгын күрәләр.
Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологиясе һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин искә төшергәнчә, коронавируслы елда форум тулысынча онлайн форматта үткән иде. 2022 елда исә форум ишекләре 14 меңләп кеше өчен ачылды, 3 мең кеше аны онлайн рәвештә күзәтте.
– Безнең фикерләр, безнең уйлар, эш ысуллары Татарстан һәм Россия күләмендә генә түгел, дөньяның төрле почмакларында булган катнашучылар өчен дә кызыклы һәм кирәкле дигән сүз бу, – дип саный министр.
Kazan Digital Week форумында, күргәзмә зонасыннан тыш, DigitalSkills чемпионаты, «Киләчәк Уеннары» турниры, тематик фикер алышулар, конференцияләр узачак.
Сүз уңаеннан, Kazan Digital Week форумында яшьләр дә үз проектларын тәкъдим итә ала. Министр Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, студентларның IT проектлары саны буенча Татарстан Мәскәү белән беррәттән бара. Иң яхшыларын форум кысасында тәкъдим итәргә һәм аларга инвесторлар табарга булышачаклар.
– Татарстанда бер ел эчендә IT проектларга грант алган 129 студент-миллионер барлыкка килде, – диде министр. – Моннан 5–10 ел элек IT тармакны яхшы белгән студентка үз бизнесын гамәлгә ашыру өчен миллионнар алырга мөмкинлекне күз алдына китерү дә авыр иде.
Республиканың Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов исә андый «бай» студентлар саны тагын да ишәячәк дигән өметтә. Аның сүзләренчә, быел тагын 300 студент миллион сумлык грантка ия булырга тиеш.
Форумга кире кайтып, компанияләрнең күргәзмәдә катнашу теләген дә әйтергә кирәк. Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел кызыксыну күбрәк. Мәйданчыкларда зур компанияләр белән беррәттән кече һәм урта бизнес оешмалары да урнашачак.
Форум – саннарда
Бюджеты: 35 млн сум.
Катнашучылар саны: 17 мең. 13,5 меңе – чарага килеп, 4 меңе онлайн кушылыр дип көтелә. Бу – «Россия – Ислам дөньясы. KazanForum» чарасындагы катнашучылардан 1,3 меңгә күбрәк.
Хәзергә 681 кеше теркәлү узган.
Катнашучыларга күргәзмәләрен урнаштыру өчен 4 мең квадрат метрга якын урын бүлеп бирелгән. Әлеге мәйданның 53 проценты 33 экспонент белән броньланган, тагын 28 экспонентның гаризалары карала.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat