Татарстанда бер картлар йорты булдырылмый калган

Республиканың социаль тармагында 9,5 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. Алар көн саен күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балаларга һәм өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтәләр. Ел саен социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән 18 мең татарстанлы файдалана. Республикада 114 дәүләт социаль хезмәт күрсәтүче учреждение эшли.

Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

– Республикада 283 мең физик мөмкинлеге чикләнгән кеше яши. Шуларның 17 меңе – балалар. Татарстанда 2019 елдан  «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Система кысасында чит кеше тәрбиясенә мохтаҗларның тормыш шартлары яхшыртыла. Без аларга ярдәм итеп, өй шартларында яшәүләрен озайтабыз, – ди министр.

Эльмира Зарипова гаиләгә тәрбиягә алынган әби-бабайлар турында да сөйләде. Бүген гаиләләрдә шундый 32 өлкән кеше яши икән.

– Бу – бит бер картлар йорты дигән сүз. Мәрхәмәтле кешеләр аркасында бер картлар йорты булдырылмый калды. Дөрес, дәүләт оешмаларында да яхшы тәрбиялиләр. Әмма өй җылысы өй җылысы инде ул. Караучыларга өлкән кешенең сәламәтлегенә карап 6 меңнән 10 мең сумга кадәр акча түләнсә дә, иң элек күңел турында онытмаска кирәк. Акчасына гына кызыгып, чит кешене үзеңнеке итеп тәрбияли алмас идең, – ди ул. – Республикада «Сиделка» хезмәте дә киң кулланыла. Бу хезмәтне 2019 елда – 193, 2020 елда – 775, 2021 елда – 458, 2022 елда – 302, 2023 елның 1 маена 263 кеше алды. Менталь тайпылышлары булганнарны тормышка өйрәтү өчен күп эшләр башкарыла. 2020 елның 1 сентябреннән Татарстанда «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү үзәге базасында инвалидларны тормышка өйрәтәбез. Анда 3 ай дәвамында 18дән 50 яшькә кадәрге физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр ризык пешерергә, газдан файдаланырга, кибеткә барып нидер сатып алырга һәм башка эшләргә өйрәнә.

Инвалидларның күбесе шушы үзәктә укып, үзләренә бирелгән фатирларда яши башлый икән. Аларның мөстәкыйль яши аласыларына якыннары да ышанмаган булган.

Ышану кирәк. Әгәр ышанасың икән, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр таулар күчерә ала. Россия күләмендә узучы «Абилимпикс» чемпионаты моңа бер мисал булып тора. Министр әйтүенчә, 2023 елда 85 социаль хезмәт алучы һәм тернәкләндерү үзәкләре белгечләре чемпионатның төбәк этабында катнашып, шуларның 50се җиңүче булган.

– Иртәгә Казанда менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен тернәкләндерү үзәге ачыла. Мондый үзәкләр республикада бар инде. Ә менә Казанда юк иде. Биредә картлык чирләреннән интегүчеләр, сәламәтлегендә тайпылышлар булучылар дәвалана алачак, – ди Эльмира Зарипова.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү