«Популяр җырчы килә икән, димәк, Сабан туена барырга була!» Бәйрәм алдыннан уйланулар

Сабантуй – ел саен җәй аенда һәркайсыбыз көтеп алган, татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә үрелеп барган хезмәт бәйрәме. Элегрәк әлеге бәйрәм язгы кыр эшләренә 2–3 атна кала үткәрелсә, хәзер аны кыр эшләре тәмамлангач оештыралар.

Сабантуй алдыннан күп әзерләнгәннәр: кышкы көннәрдә хатын-кызлар сөлге чиккән, язын егетләр җыр-биюләр белән беррәттән шул бүләкләрне җыйган. Менә быел да әлеге бәйрәмне, һәр елдагыча, халык көтеп ала. Хәзерге вакытта Сабантуй элеккеге кебек үткәреләме, ул заманлашамы, үз асылын, үз гадәтләрен югалта барамы?

Елдан-ел Сабантуй үзгәрә, милли бәйрәм түгел, ә шоу-программага әверелә кебек. Хәзер гореф-гадәтләр, уеннар түгел, ә «йолдызлар»ның концерты өстенлек ала. Популяр җырчы килә икән, димәк, Сабан туена барырга була, халыкка шул гына кирәк!

Ел саен диярлек Актаныш районы һәм аның авылларының Сабан туйларын карап барам. Районның үзендә үткәрелгән бәйрәмдә кеше күп, төрле җирләрдән кайталар, халык бәйрәмгә дип килә, нәрсәдер көтә, ә әлеге чара берничә сәгатьтә тәмамлана да куя. Шунысы ошамый: бердәмлек юк монда. Бер үк вакытта кайдадыр ат ярышы да, Сабантуй бәйрәменең төп бизәге булып торган милли көрәш тә, әле шулай ук Актанышта соңгы елларда үткәрелеп килә торган «Джип спринт» дигән машиналар ярышы да үтә. Ә халыкның бит барысын да күрәсе килә, әле берсен карап бетермичә икенчесенә йөгерә, ул вакытта инде ярыш та беткән була.

Концерт программасына килгәндә, Актанышта популяр җырчылар чакырмыйлар, чөнки районның үзендә дә талантлар җитәрлек. «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзе ни тора бит! Зур-зур җырчылар чакырмау дөресрәктер дә, миңа калса, чөнки әлеге бәйрәмдә гореф-гадәтләргә, милли уеннарга өстенлек бирелергә тиеш, аннары төрле авылларда үзешчән коллективлар да бихисап. Иң мөһиме, бердәмлек булсын, «бәйрәм үткәрелгән» дигән исемлеккә генә керерлек булмасын, миллилек саклансын иде.

Кайбер авылларда милли үзаң сакланып килә. Мәсәлән, Меңнәр авылында бер елны түбәтәйләрдән, калфаклардан килү соралган иде. Матур бит, чыннан да, миллилек хөкем сөрде! Бу традиция дәвамлы булсын иде. Карт авылында, һәр елдагыча, бәйрәм кич үткәрелә. Авылның кечкенә генә булуына карамастан, биредә иң күңелле Сабантуй үтә, башка авыллардан да халыкның күп килүе моны дәлилли. Монда килгәч, чыннан да, элеккеге Сабантуйга эләккән кебек: авыл халкының җыр-биюләрендә, уеннарда һәркем катнаша, кыенсынып тормыйлар, бердәмлек бар, шунысы сөендерә.

«Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу… Сабантуй турында бөтен дөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә», – дип юкка гына әйтмәгән республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев. Сабантуй бәйрәме заманага яраклашса да, аның үз асылы, миллилиге югалмасын. Милләтебезне, халкыбызны саклаучы, аны берләштереп торучы бәйрәм бит ул.

Камилла Сираева, КФУ студенты


Фикер өстәү