62 яшьлек хатын-кыз, мошенникларга ышанып, 3 миллион сумнан артыграк акчасыннан коры калган

Ел башында Чистайда бер ханым, процентлар алырга хыялланып, мошенниклар кулына 2,9 миллион сум акчасын тапшырган. Вәгъдә ителгән табыш күренмәгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ачы тәҗрибәсенә карамастан, ул янә бәхетен сынап карамакчы булган. Ай башында аңа “брокер” шалтыратып, элек салган акчасын кире кайтару гына түгел, ә процентлар да алу мөмкинлеге турында сөйләгән. Әмма моның өчен тагын 200 мең салырга кирәк, дигән.
Ханым, югалткан миллионнарын кире кайтару өмете белән, “брокер”га акча күчергән. Шуннан инде теге адәм элемтәгә чыкмый башлаган.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге очрак буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү