“Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире алышынды

Дәүләт Советы “Республика Татарстан” газетасы баш мөхәррире вазыйфасына “Татар-информ” агентлыгының шеф-редакторы Алексей Угаров кандидатурасын хуплады. Бу карар республика парламентының 44 нче утырышында кабул ителде. Депутатлар тәкъдим ителгән кандидатураны бертавыштан хуплады.

“Республика Татарстан” газетасының гамәлгә куючылары советына газетаның баш мөхәррире вазыйфасына Алексей Угаровны билгеләү турында тәкъдим кертелде. Журналистикада ул 1996 елдан бирле эшли”, – диде Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.
Моңа кадәр Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Александр Латышевның 8 июньдә “Республика Татарстан” газетасы баш мөхәррире вазыйфасыннан азат ителүе турында боерыкка кул куйды. Документта әйтелгәнчә, әлеге карар хезмәткәрнең үз тәкъдиме белән кабул ителгән. Латышов бу вазыйфаны 2004 елның февраленнән бирле биләгән.
Александр Латышев алкышлар белән озатылды. Ул массакүләм мәгълүмат чараларында күп еллар буе нәтиҗәле эшләве өчен Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексей Угаровка зур уңышлар, шулай ук дәвамчанлыкны саклап калуны теләде.
“Гамәлгә куючыларның, ә бу дәүләт хакимиятенең ике органы – республика Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте – иң популяр газеталарыннан берсе бу. Газета үзенең укучыларын югалтмасын. Сез, депутатларыбыз тәкъдим иткәнчә, Татарстан Республикасының эшләре турында халыкка көне-сәгате белән җиткереп барсагыз иде,” – дип хәер-фатыйха бирде Фәрит Мөхәммәтшин яңа баш мөхәрриргә.


Фикер өстәү