Рөстәм Миңнеханов БГӘнең Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре оешмасы Генераль директоры Мөхәммәт Әл Касем белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре оешмасы Генераль директоры Мөхәммәд Әл-Касем белән очрашты.

Очрашу «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында узды (Казан, Б.Рәмиев ис. ИТ-парк).

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар иткәне өчен зур рәхмәт белдерүен сорады. «Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисадый һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә элемтәләр киңәя», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре делегациясе даими рәвештә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы чараларында катнаша.

БГӘ — элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе, шул исәптән мәгариф өлкәсендә дә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул WorldSkills хәрәкәтенә җентекләбрәк тукталды, 2017 елда, Абу-Дабида эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты якынлашканда, Татарстанның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге коллегаларының тәҗрибәсен өйрәнү һәм аны Казанда WorldSkills дөнья чемпионатын оештыру өчен дә куллану мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.

Үз чиратында Мөхәммәд Әл Касем «Киләчәкне формалаштыру» халыкара мәгариф министрлары форумын оештыруның югары дәрәҗәсен һәм мәгариф өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеген билгеләп үтте.

«Мәгарифкә багышланган бүгенге форум безгә Татарстанда экосистеманы өйрәнергә мөмкинлек бирде. Без 4 мәктәптә булдык, балаларга белем бирүнең нинди мөмкинлекләре булуына бик сокландык», — дип билгеләп үтте Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мәктәп мәгарифе мәсьәләләре оешмасы Генераль директоры.

Очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының ТРдагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү