“ТатарКино” Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән “823 километр” фильмын Мәскәү тамашачысына тәкъдим иткән. Шунысы кызык: фильмның презентациясенә барлыгы 823 тамашачы теркәлгән.
Бу хакта “ТатарКино” оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
– Бүген чын мәгънәсендә саннар тылсымының шаһитләре булдык. Мин мондый язмыш билгеләренә ышанам. Бу кинокартина тарихи Ватаннары дип Татарстанны санаучыларның күңеленә хуш килер дип өметләнәм, – дигән презентациядә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.
“823 километр” нәфис фильмының сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар – Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Әлеге кинокартина мәшһүр классигыбыз Әмирхан Еникиның өч әсәрен – «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» новеллаларын берләштерә. Рольләрне Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Резеда Сәлахова һәм башкалар башкара.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat