Казанда бер театр ябыла. Иҗат коллективы төрле кыенлыклар кичергән

Иҗат оешмасы төрле кыенлыклар кичергән.

Казанда “АКТ” бәйсез театры ябыла. Бу хакта театрны оештыручылар Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров социаль челтәрләрдә белдергән. Быел театрга 11 “яшь” тула. Узган елның декабрендә “Однажды мы все будем счастливы” дигән соңгы спектакле булган.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, театрда һәрвакыт хөрлек өстенлек иткән. Аның өчен бәйсезлек белән түләргә туры килгән. Бу исә тотрыксызлыкка китергән.
– Соңгы вакыйгалардан күренгәнчә, хөрлек калмаган, ул кайдадыр югалган, адашкан яки аны тартып алганнар. Яисә ниндидер бер вакытка алып торганнар. Күзләрне йомып, аның юклыгын күрмәмешкә салышырга гына кала. Әмма нигә? – дип яза театрны оштыручылар.
Театр 2021 елда “Угол” иҗат лабораториясендәге “5 мм/һ” спектакле өчен “Алтын Битлек”кә дәгъва кылган. Шул ук елның җәендә Иннополиста иҗат ителгән “OVERTIME” перформансы 2022 елда “Алтын Битлек”кә тәкъдим ителгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү