Сабыр итегез! Казан халкы һәм башкалада яшәүчеләргә бу җәйдә түземлек бик тә кирәк булачак. Бу көннәрдә үк шәһәрнең ике зур юлын – «Миллениум» күперен һәм уң як Болак урамын өлешчә ябачаклар. ЮХИДИ хезмәткәрләре исә республика юлларындагы ремонт эшләре турында кисәткән. Кайсы урыннарны читләтеп узуың хәерлерәк?
Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә башкала урамнарындагы уңайсызлыкларга әзер торырга киңәш иттеләр. Шәһәрдә юлларны тәртипкә китерү эшенә керешәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин кисәтте. «Миллениум» күперенең бер як полосасы, мәсәлән, бүгеннән тулысынча ябылачак. Фатих Әмирхан урамыннан Вишневский урамына бара торган юлга «кирпеч» эләчәкләр.
– Күпернең гомуми озынлыгы 1524 метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта биредә тәүлегенә 50 меңнән артык машина уза. Уналты елдан бирле гамәлдә булган «Миллениум»да моңарчы бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәде. Ремонт вакытында машиналар күпернең икенче ягыннан хәрәкәт итәчәк. Моның өчен биредә хәзерге өч полоса урынына ике як-якка вакытлыча икешәр юл тамгасы салачаклар, – дип сөйләде башкаланың Транспорт буенча комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Шәрипов.
Казанның аерылгысыз өлешенә әверелгән күпергә ремонт кирәклеген бу юлдан бер тапкыр гына үтеп караучылар да чамалый анысы. «Халык контроле»нә килеп ирешкән шикаятьләр арасында «Миллениум»бик еш телгә алына. Берәүләр күпердәге чокыр-чакырлардан зарланса, икенчеләр «буразна»лы юлдан туйган. Халыкны ишеткәннәр булса кирәк.
– Күпер яңадан кайчан ачылачак? – дип тә кызыксынды журналистлар Марат Шәриповтан.
Аның әйтүенчә, иң элек күперне тикшерергә һәм башкарылачак эш күләмен билгеләргә кирәк. Ремонт кайчан бетәчәге шуннан соң гына билгеле булачак.
Уң як Болак урамындагы төзекләндерү эшләре исә бу урыннан узучы магистраль җылы үткәргечне алмаштыру зарурлыгына бәйле.
– Әлеге җылы үткәргечнең куллану вакыты чыккан. Соңгы елларда гына да бу торбага бәйле 18 гадәттән тыш хәл очрагы теркәлгән. Эш барышында искесе урынына зуррак торба куелачак. Бу шәһәрнең үзәк өлешен алга таба үстерү мөмкинлеген тәэмин итәчәк, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Рәсми мәгълүматларга караганда, тузган җылы үткәргеч 62 торак йорт, 10 кунакханә, 4 мәктәп, 4 медицина оешмасы, 3 балалар бакчасы һәм тагын 700гә якын кибет, кафе, ресторан ише кулланучыларга хезмәт күрсәтә. Аны 1976 елда ук салган булганнар. Уң як Болак буйлап ялларда тәүлегенә 24 меңнән артык машина уза. Ремонт эшләре бу ялларда башланып, 31 августка кадәр дәвам итәчәк дип көтелә.
– Юлчылар тәүлек буе эшләячәк. Әлеге урамда торак йортлар күп булуын исәпкә алып, төнлә бик тавышланмаска тырышачакбыз. Шунысы да бар: Уң як Болак тулысынча ябылмый, тәүлек вакытына һәм машиналар күплегенә карап, аны өлешчә ябып торачакбыз. Ничек кенә булмасын, хәрәкәт итү кыенлашачак, – диделәр матбугат очрашуында.
ЮХИДИ инспекторлары исә федераль һәм республика юлларындагы ремонт эшләре турында кисәткән. Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген федераль автомобиль юлларының 26 участогындаюлчылар эшли. Тәгаен әйткәндә, «М7» трассасының – 15, Казан – Оренбург юлының – 8, «М5» юлының – 2 һәм Цивильск – Ульянюлының 1 өлешендә, ремонт булу сәбәпле, аеруча да сак булырга кирәк.Республика дәрәҗәсендәге юлларны да тәртипкә китерәләр. Хәзерге вакытта шундый 32 мәйданда эш бара. Татарстанның Алабуга, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Саба, Теләче, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле һәм Ютазы районнарындагы юлларның аерым өлешләрентөзекләндерәләр. Мәсәлән, Әтнәдә Олы Әтнә – Чыпчык юлының тузган урыннарын рәткә китерәчәкләр. Чүпрәледә Иске Чүпрәле – Татар Шатрашаны – Городище юлында юлчылар эшли. Лениногорск районына керүче Чаллы – Сарман юлы да ялт итәчәк дип көтелә. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгысында дүрт мәйданда эшләр алып барылачак. Алты чакрым озынлыктагы юлны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 190 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.
Сан
2023 елда Татарстанда юл эшләренә, барлык зур проектларны да исәпкә алып, 250 миллиард сум акча тотылачак дип фаразлана.
Эльвира Вәлиева
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat