Алмаз Мирзаянов хатыны Зөлфирәгә: «Мин яшәрмен, ә син яшәрсеңме?»

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар Әтнә районы Яңа Шашы авылы Сабан туенда чыгыш ясаганда кызык хәл булган. 

Зөлфирә сәхнәдән төшеп, мәйдан буйлап җырлап йөри башлагач, ире Алмаз: «Әйдә, кайт инде», – дигән.

«Мәйданда булганда тагын берне җырлыйм инде», – ди Зөлфирә. Шунда  җырчы мәйданда утырган мөлаем бер апага дәшеп: «Апа, кочаклыйм әле үзегезне. Сезнең яннан бер елга җитәрлек энергия алып китәбез бит», — дигәч ул апа: «Бик яратабыз сезне, концертларыгызны калдырмыйбыз. Балаларыгыз күп булсын, 10 бала алып кайтыгыз», – ди.

«Ул вакытта Алмаз минем белән яшәмәс инде», – дип шаярта Зөлфирә.

«Мин яшәрмен, ә син яшәрсеңме? Минем 55 яшемә кадәр бала табасың була икән әле», – дигән Алмаз дип яза Интертат.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Алмаз Мирзаянов хатыны Зөлфирәгә: «Мин яшәрмен, ә син яшәрсеңме?»” язмасына фикерләр

  1. Кызык икән бик. Үлгәнче икәү яшик дияр урынга, нормуль ващще. Бер-беребезне яратып яшибез дип авыз ачмагыз инде, гөлләрем😅

Фикер өстәү