Рөстәм Миңнеханов Казахстандагы янгында 14 кеше һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаевка илнең көнчыгышындагы зур янгында корбаннар булу сәбәпле, кайгы уртаклашты.

Якыннарын югалткан гаиләләрнең тирән кайгыларын уртаклашты, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде Татарстан Рәисе.

«Бу югалтуларның ачысын чын күңелдән уртаклашабыз, Казахстанның тугандаш халкы белән бергә кайгырабыз», — диелә хатта.

60 мең гектардан артык мәйданлы янгын нәтиҗәсендә Абай өлкәсендә 14 кеше һәлак булды. Казахстан Президенты 12 июньне гомуммилли матәм көне дип игълан итте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү