Елгада 832 тонна бензин төягән танкерлар бәрелешү сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Лена елгасында танкерлар бәрелешкән. Әлеге урында хәзер гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бу хакта Иркутск өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев Телеграм-каналында хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта Лена елгасына түгелгән нефть продуктлары күләмен ачыклыйбыз. Бу урында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Сорбент һәм йөзмә коймалар запасы бар. Елгада суднолар хәрәкәте хәлне катлауландыра. Моннан тыш, агым уңаенда торак пунктлар да түбән урнашкан. Җирле хакимият елгадан су алмасыннар өчен эш алып бара», диелгән губернатор хәбәрендә.

Лена елгасында ТР-901 һәм ТР-900 танкерлары бәрелешкән, аларга 832 тонна бензин төягән булган. Хәзерге вакытта судноларны тикшерү һәм экипажлардан сорау алалар. Судноларның берсе белән капитан ярдәмчесе идарә иткәнлеге ачыкланган. Чөнки капитан исерек булган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү