Быелгы Шәҗәрә бәйрәменең финал ярышында иң күзгә ташланганы Ютазы районының Урыссу авылыннан килгән Абдурахмановлар гаиләсе булды бугай. Бигрәк тә Кавказ халыкларының милли киемнәре җәлеп итте тамашачыны. Киемнәре генә түгел, бию-җырлары да, үз-үзен тотышлары да. Татарстанга Кавказ халкының кайдан килеп чыгуын без соңрак, әлеге гаилә сәхнәдә чыгыш ясаганда белдек.
Безнең бабай – авар
– Нәселебез Дагыстан Республикасы Чародин районының гүзәл Косрода авылыннан башлана, – дип таныштырдылар алар үзләрен. – 1906 елда анда безнең Магомед бабабыз туа. Аның әтисе – Абдурахман, бабасы Сөләйман икәне билгеле. Бабабыз ямьле балачак, күңелле яшьлек елларын шунда уздыра. Өйләнә, тормыш иптәше белән өч балага гомер бүләк итә. Ләкин гаиләнең бәхете озакка бармый. 1942 елны ул үз теләге белән фронтка китә. Шул ук елның маенда Харьков өлкәсен азат итү өчен барган сугышларда контузия алып, әсирлеккә төшә. Репрессия корбаны буларак, безнең якларга җибәрелә. Без аның ничек килеп чыкканын да төгәл генә белмибез. Ул бик шәп балта остасы булган, бәлки, аны бу якларга эшче куллар җитешмәгәннән җибәргәннәрдер дип кенә уйлыйбыз. Сөйләүләренчә, шундый очраклар тагын булгалаган. Архивны күтәреп караган идек, бөтен җирдә «не знает» дигән сүзләр язылган, чөнки ул русча да белмәгән, сорауларга да җавап бирә алмаган. Туган якларына кайту өметен югалткач, бабабыз Ютазы районында төпләнеп калырга карар кыла. Фәридә әбиебезгә гашыйк булып, гаилә коралар, бер-бер артлы биш балалары туа. Аларның берсе, иң өлкәне – безнең Әнвәр бабабыз. Ул – безнең зур, тату гаиләбездә, иҗат династиясенә нигез салучы. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Менә без дә, шушы традицияне дәвам итүче буларак, үз һөнәребезне мәдәният белән бәйләдек.
Мәдәният кешеләре
Чыннан да, сәхнә кешеләре икәнлекләре күренеп тора Абдурахмановларның. Җырларга да, биергә дә, сөйләргә дә бик оста алар. Ике милләтнең гореф-гадәтләрен бер иткәннәр. Бүген генә Кавказдан килеп төшкәннәр диярсең. Белгәннәрен халыкка да җиткереп яшиләр.
Бабалары Әнвәр гомере буена Иске Урыссу авылында мәдәният йортын җитәкли. Хәләл җефете Фәния дә үзенә охшый: үзешчән сәнгать конкурсларында күп тапкыр лауреат исемен яулый. Уллары Рамил – «Сердәш» ансамбленең солисты, республика конкурслары лауреаты, тагын бер уллары Раил, халыкара бәйгеләрдә җиңеп, «Болгар», «Сердәш», «Бәйрәм» ансамбльләрендә җырлый. Оныклары Рөстәм Ютазы районында мәдәният бүлеген җитәкли. Халыкара, Бөтенроссия, республика бәйгеләрендәге җиңүләрен санап бетерерлек түгел. Чиләгенә күрә капкачы, дигәннәре дә бик дөрестер, күрәсең. Рамилнең Минзиләсе, Раилнең Ләйсәне дә – сәхнә йолдызлары. Минзилә – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ЮНЕСКОның бию буенча халыкара советы әгъзасы, «Ютазы йолдызлары» дип аталган бию ансамблен дә ул җитәкли. Ләйсән исә – спорт гимнастикасы буенча спорт мастеры, күп тапкырлар Россия чемпионы, педагог-хореограф. Рөстәмнең хәләл җефете Айгөл исә – район мәдәният йортында методист, җырчы да, биюче дә. Форсаттан чыгып, шунысын да әйтик: гаиләне туплап, шушы зур бәйрәмне оештыручы да ул. Өч яшьлек уллары Айдан да чын Кавказ егете булып җитешкән. Республика Рәисе белән дә кул биреп исәнләште. Хәзер менә шушы составтагы бер гаиләнең сәхнәне дер селкетүен, мөгаен, күз алдына китерә алгансыздыр дип уйлыйм.
Ядкәр
Шәҗәрә бәйрәмендә гадәттә төрле истәлекләр, ядкәрләр белән таныштыралар. Айгөл белән без бу хакта да сөйләштек.
– Гаиләгә кагылышлы истәлекләрне һәркем үзенчә саклый, – диде ул. – Берәүләр фотосурәтләр җыя, икенчеләре балачак хатирәләрен барлый, кабер гаиләләрдә әби-бабаларының киемнәреннән, бизәнү әйберләреннән коллекция туплыйлар. Әйтергә кирәк, аларны бүген дә бик яратып тагып йөриләр әле. Абдурахмановларның гаилә ядкәре ул – папаха. Ир-атларга буыннан-буынга тапшырылып килә. Бабабыз Магомедка аны әтисе бүләк иткән булган. Гаилә традицияләре дигәндә, без әйберләрне генә күздә тотмыйбыз, әлбәттә. Ул – буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләр дә булырга мөмкин бит. Мәсәлән, балан бәлешеннән башка безнең йортта кунак өстәле әзерләнгәне юк. Аның үз сере бар. Әбиебез Фәридә бабабыз Магомедны балан бәлеше белән сыйлый торган була. Шулай итеп, ул сөйгән ярының йөрәгенә юл тапкан, күрәсең. Шуннан бирле балан бәлеше рецепты гаиләбездә буыннан-буынга күчеп, йортыбызга килен булып төшкән һәр хатын-кызга тапшырыла. Заманында Фәридә әбиебез аны килене Фәния әбигә өйрәткән, аннан әнием Минзилә отып алган. Хәзер исә балан бәлешен мин үзем дә бик тәмле итеп пешерәм. Фестивальдә оештырылган күргәзмәләр белән танышып йөргәндә, Рөстәм Нургалиевичка да балан бәлешен татып карарга тәкъдим иттек. Йөзебезгә тап төшәрлек булмагандыр дип уйлыйм.
Ерак ара якынайды
Ютазыда яшәүче Абдурахмановлар инде күптән Кавказдагы туганнары белән аралашып яшиләр. Табышырга интернет, социаль челтәрләр ярдәм иткән.
– Хәзер инде Дагыстандагы туганнарыбыз да безгә кунакка кайталар, үзебез дә барабыз. Авар халкының милли ризыкларын да пешерергә өйрәттеләр. Шуңа күрә мәҗлесләр үткәргәндә, табыныбызда хинкал, чәкчәк белән бахух (Дагыстан хәлвәсе) беррәттән торалар. Гаиләбез татар һәм авар халык ашларын бертигез хөрмәт итә, – ди Айгөл.
Гаилә шәҗәрәсен Айгөлнең әнисе Минзилә ханым төзегән. Бүгенгә җиде буын, 122 гаилә әгъзасы билгеле. Мәдәният кешеләре буларак, гомуми эш стажы – 150 ел.
Абдурахмановлар күргәзмәсендә бер күренеш бигрәк тә йөрәгемә уелып калды.
Фотосурәтләр куелган стендны күзәткәндә, күзләремә кара кием кигән бер ханымның моңсу карашы төбәлде. «Бу кем?» – дип сорамыйча түзә алмадым.
– Бу – Магомед бабабызның Дагыстанда өч бала белән калган беренче хатыны. Без аның фотосын йортыбыз диварына да элеп куйдык. Кадерле истәлек итеп саклыйбыз. Ике яктагы мәрхүмнәрнең дә җаннары тыныч булсын дип, догадан калдырмыйбыз, – диделәр алар. Ә бу тарихны Айгөл миңа соңрак сөйләде.
Бабасының туган якларын бик күрәсе килә. Рөхсәт бирелгәч, ул түзми, кайтып килергә уйлый. Озаклагач, әбисе Фәридә, олы улы Әнвәрне җитәкләп, кечерәкләрен әти-әнисендә калдырып, ирен эзләп китә. Таба. Анда ниләр булганын Айгөл белеп бетерми. Әмма әбисенең: «Аның хатыны, балаларын җитәкләп, безне кара киемнән юл чатында озатып калды. Үзәкләрне өзәрлек бу күренеш гомерем буена мине озата барды», – дигән сүзләре бүгенгә кадәр килеп ирешкән.
Фәния Әхмәтҗанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat