Суд балаларны әниләренә кайтарырга карар чыгара, әмма ир моның белән килешми, үзенчә эшли.
Татарстанда бер хатын ире белән аерылышканнан соң ике баласын күрә алмый интеккән. Ире очрашуны тыйгач, хатын судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Суд балаларны әниләренә кайтарырга карар итә, ләкин әтиләре моны инкарь итә: социаль челтәрләрдә хатынны блокка куя, ишекне ачмый һәм даими рәвештә күченеп йөри.
Хатын Яңа Савин район суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итә. Алар ир-ат артыннан күзәтеп йөриләр һәм аның башка районда фатир арендалап яшәвен, ә балаларның өйдә няня белән утыруын ачыклыйлар.
Приставлар анага балалары белән очрашу мөмкинлеге тудыралар. Хәзер балалар әниләре белән яши, ә әтиләре алимент түли, дип хәбәр итә Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat