Рөстәм Миңнеханов Татарстанга инвестицияләр рейтингында алдынгылыкта барырга ярдәм итүче өч юнәлешне атап үткән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы кысасында үткәрелгән инвестицион климатның торышы илкүләм рейтингы сессиясендә ясаган чыгышында республикага бу мәсьәләдә тиешле югарылыкны саклауга ярдәм итәрдәй өч юнәлешне билгеләп үткән.

Төбәгебез быел икенче урынга чыгып, рейтингта алдынгылыкны саклап калган, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.

“Беренчедән, без кече һәм урта бизнес өчен әйбәт инфраструктура булдырдык. Сәнәгать мәйданчыклары оештырдык. Аларда 97 мең кеше эшли. 596 миллиард сумлык товар җитештереп озаттык. Икенчедән, кадрлар әзерләү эшен алып барабыз. Ресурслар үзәкләрен булдыру буенча җитди төстә эшлибез. Хәзерге вакытта республикада аларның саны 45кә җитте инде. Өченчедән, кече һәм урта эшмәкәрлеккә этәргеч бирүгә ярдәм итәбез. Республика маркетинг үзәге оештырдык. Андагы 4 400 катнашучы барлыгы 196 миллиард сумлык заказ алды”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү