Рөстәм Миңнеханов һәм Илһам Алиев Әзәрбәйҗанда «КАМАЗ» катнашында төзелгән сервис үзәген ачтылар

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты Илһам Алиев белән бергә, «КАМАЗ» ГАҖ һәм Гәнҗә автомобиль заводы катнашында төзелгән «Auto Leasing Azerbaijan» сервис үзәген ачты. Республика Рәисе Әзәрбәйҗанда эш сәфәрендә.

Үзәк теләсә нинди катлаулылыктагы ремонт үткәрүгә исәпләнгән. Хезмәт күрсәтү зонасы 12 посттан тора. Агрегат участогы һәм двигательләрне ремонтлау өчен участок бар. Сервис куәтен «КАМАЗ» техникасына гына түгел, ә башка брендларга да хезмәт күрсәтү өчен кулланырга тәкъдим ителә.

Әзәрбәйҗан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, үзәк бик кирәкле, чөнки территориядә масштаблы төзелеш эшләре алып барыла, аларга йөзләгән берәмлек техника җәлеп ителгән.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Илһам Алиевка проектка шәхси игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү