Казанда узачак гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 12 миллион сумга төшәчәк

Бәйрәмнең төгәл көне әле хәбәр ителми.

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсен 12 миллион сумга уздырачаклар. Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган тендер буенча, акча тамаша-күңел ачу программасына китәчәк. Бәйрәмнең төгәл датасы әлегә кадәр хәбәр ителми.

Шәһәр бюджетыннан акча бүлеп биреләчәге билгеле. Заказчы булып «Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты» МКУ тора. Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә, ә подрядчы 4 июльдә билгеләнә.

Документларда чараның программасы да, урыны да күрсәтелми.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү