Татарстанда 23 яшьлек югалган балыкчы элемтәгә чыккан һәм үзен эзләмәүләрен сораган

Татарстанда югалган балыкчы элемтәгә чыккан һәм аны эзләмәүләрен сораган. Бу хакта tatpressa.ru яза.

23 яшьлек Ютазы районы балыкчысы гаиләсе белән элемтәгә чыккан. Волонтерларга билгеле булганча, югалган ир, аны бик актив эзләүләрен белеп, хатынына үзе «югалырга» карар иткәнлеге турында язган.  Шулау ук аны эзләмәүләрен сораган. Кайбер мәгълүматлар буенча, ир-ат кредиторларның эзәрлекләвеннән котылу өчен «югалып» торырга уйлаган.


Фикер өстәү