Чирмешән фермеры: «Җирдән түгел, күктән көтәм»

Бу якларда соңгы тапкыр яңгыр апрель азагында яуган. Әнә шул вакыттан бирле ник бер тамчы яңгыр җиргә төшсен! Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр борчуда. Аларның эчке хисләре йөзләренә үк чыккан. Чирмешән районы Ивашкино авылында яшелчә үстерүче Сергей Кудряшевны күргәч, без моңа тагын бер кат инандык.

Сергей Кудряшев яшелчәчелек белән 26 ел шөгыльләнә. Колхоз таралгач, үз эшен башлап җибәрә ул. Аңа кадәр электр механигы, соңрак ферма мөдире булып та эшли. Җир кешесе җиргә тартыла шул. Башта 6 гектар җирдә кишер, кәбестә, кабак утырта. Әкренләп кайсы яшелчәгә сорау күп, шунысына күчә. Орлык суганы үстерә башлый. Ел саен җирен дә зурайтып бара. Бәрәңге дә утырта. 41 гектар җирдә җаның теләгәнне үстерергә була.

– Ел саен уңыш яхшы булмый инде. Төрле чаклар булды. Бер елны күп итеп кишер утырттык. Көз яңгырлы килде. Кишерне җыеп алып булмады. Күпме генә тырышсак та, басуы белән утырып калды. Кәбестә белән дә шундый хәл булды. Басуга илтүче юл начар. Сатып алырга килүчеләр күтәртелгән юлга килә. Безгә аны сазга батмыйча илтеп бирергә кирәк. Ул елны да яңгыр күп яуды. Кәбестәдән көчкә котылдык, – дип үткәннәрне искә ала Сергей. – Яңгыр давыллап яуган чаклар да булды. Бер елны яңгыр басуны агызды. Суганнарым юл буена күчкән иде. Аларны судан җыеп ала алмадык.

Быел ул күп итеп орлыклык суган, сарымсак, бәрәңге утырткан. Без килгәндә сарымсакларын инде кояш көйдереп өлгергән иде инде.  Фермерның басуда кәефсезләнеп йөргән чагына туры килдек, әмма Сергей Кудряшев зарланмады. «Сабыр итик әле, кулдан килгәнне эшләдек, көтеп карыйк», – диде.

– Яшелчәләрне кыйммәт бәядән сатмыйм. Берничә оешма белән килешү төзелгән. Алар килеп алып китә. Яшелчәләр арзанга китә. Әмма уңыш күп елны кулга акчасы да җитәрлек керә. Синоптиклар, быел 2010 ел кабатлана, ди. Алай түгел. Быел ул елдан да начаррак. Тик нишләсәк тә, яңгырны без яудыра алмыйбыз инде, – ди ул.

Яңгыр димәктән, Сергей әфәнде яшелчәләренә су сибә. Аны күлдән суыртып ала икән. Ике басудагы яшелчәләрне су сибү агрегаты әйләнеп чыксын өчен 1 айлап вакыт кирәк. Бәрәңгегә сибеп бетергәнне суган түтәленә 10 көн көтеп торасы. Тагын бер агрегат алыр иде дә, аның өчен матди мөмкинлеге юк.

– Берәүдән дә ярдәм сорарга яратмыйм. Аллаһы Тәгалә яңгырын бирсә, эшләрем уңайланып китәр иде дә инде. Җирдән түгел, күктән көтәм.  Күлдә су гына бетмәсен инде. Әгәр ул да булмаса, бар хезмәтем юкка чыгачак, – ди ул.

Сергей Кудряшевның түтәлләрендә бер генә чүп тә күрмәдек без. Алабутаны берәмләп утап чыкканнары күренеп тора. Кеше яллап эшләтәм, ди фермер.

– Алабутага яңгыр да кирәк түгел. Быел үсмәс дигән идем инде. Намусым чиста – мин басуыма химия кертмим. Бөтен эшне кул белән башкарам. Башка эш юк бит инде, – ди Сергей Кудряшев.

Аның битләрендәге буразналарга яңгыр көткән һәр кешенең сагышы язылган төсле.  Ничек тә ярдәм итәсе килде үзенә. Казанга кайтканчы яңгыр теләдек.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерларга нинди ярдәм каралганын да белештек. «Татарстанда фермер һәм авыл хуҗалыгы оешмалары 1800 гектарда яшелчә үстерә. Ел башыннан без яшелчә үстерүчеләргә гектарына 17 мең сумнан  ярдәм күрсәттек. Уңыш алганда, тоннасына 115 сум акчалата ярдәм бирелә. Республикада сугару системасын 70/30  дәүләт программасы буенча алып була. Басуларга таба торбалар белән су җибәрү, сусаклагыч корылмаларны яңарту кебек программалар эшли», – диелә матбугат үзәге җавабында.

Гөлгенә Шиһапова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү