Бер эшсезгә – алты тәкъдим: Татарстанда хезмәт базарында нинди вазгыять?

Бер эшсезгә – алты тәкъдим. Татарстанның хезмәт базарында бүген вазгыять әнә шундый. Соңгы мәгълүматларга караганда, республика тарихында иң аз эшсез һәм иң күп буш эш урыны теркәлгән. Кайсы һөнәр ияләренә кытлык зуррак икәне дә билгеле. Татарстанда, барыннан да бигрәк, машина йөртүчеләр, инженерлар һәм табиблар җитми. Белгечләр юкмы, әллә сәбәп башкадамы?

Нәфис Яруллин – Яшел Үзән егете. Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган ул.

– Белгечлегем буенча мин – инженер-конструктор. Үз һөнәрем буенча китәргә теләп, Казандагы заводларның берсенә эшкә урнашкан идем. Конструкторлык бюросында 25 мең сум чамасы акча тәкъдим иттеләр. Хезмәттәшләрем – күбесе өлкән яшьтәге апалар. Озак эшли алмадым, киттем. Ул хезмәт хакына әллә нигә ирешеп булмый. Ә минем яңа машинада йөрисем, Казанда фатир аласым килә. Хәзер Мәскәү оешмасында машиналар ремонтлыйм. Аена 60 мең сумга якын хезмәт хакы алам, – ди Нәфис.

Бер шәхси мисал гына түгел бу, бөтен тармак шул хәлдә. Эшче көчләр кирәк булган җирдә – кызыктырырлык түләү, акчалысында исә эшчеләргә кытлык юк. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2030 елга кадәр республикада 173 мең чамасы эшче әзерләргә кирәк.

– Безнең 2030 елга кадәр исәпләнгән фараз бар. Киләчәктә кирәк булачак кадрлар исемлеге республикада 2011 елдан бирле төзелә. Тормыш үзгәргән саен, аны гел камилләштереп торабыз. Хезмәт базарында кирәк булачак 173,1 мең кадрның 36,2 меңен эш бирүчеләр инде киләсе елда ук көтә. Шунысы да бар: аларның һәр өченчесе диярлек – урта һөнәри белемгә ия кешеләр. Алар арасында аппаратчылар, түбә ябучылар, машинистлар, монтажчылар, слесарьлар бар, – дип сөйләде министр Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда.

Эшче һәм инженер һөнәрләренә карата кызыксынуны арттырырга кирәклеген бу атнада Казанга килгән Россия Премьер-министры Михаил Мишустин да әйтте.

– Барлык һөнәрләр дә кирәк, әлбәттә. Әмма шундый вакытлар була: аерым бер һөнәр ияләренә ихтыяҗ аеруча да арта. Бүген нәкъ менә эшче һәм инженер һөнәр ияләре ил куйган бурычларны үти. Шуңа күрә алар хакында күбрәк сөйләргә кирәк, – диде ул Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән очрашканда.

Татарстанда кайсы һөнәр ияләренә кытлык зуррак икәне дә билгеле. Барыннан да бигрәк, машина йөртүче, инженер һәм табиблар җитми.

– Әлеге исемлекнең иң югары баскычында – машина йөртүчеләр, – ди Эльмира Зарипова. – Шулай ук, төзелеш тармагы эшчеләре – инженерлар, электр-газ ярдәмендә эретеп ябыштыручылар, штукатурлар, арматурчылар, ташчылар җитми. Социаль тармакта исә табиблар, шәфкать туташлары һәм балалар бакчаларында эшләүче тәрбияләргә кытлык зур.

Сөенечле хәбәр дә бар: рәсми мәгълүматларга караганда, республика тарихында иң аз эшсез һәм иң күп буш эш урыны теркәлгән. Бүген республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 61,8 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен, ил буенча ул – 60,2, ә Идел буе федераль округында – 59,6 процент. Татарстанда 6,3 мең кеше эшсез булып теркәлгән. Эштән курыкмаган кешегә бүген хезмәт базарында 35 мең эш урыны бар. Бер эшсезгә – биш-алты тәкъдим, кыскасы.

– Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе аерым тармаклардагы вазгыятькә бәйле, – дип ачыклык кертте Эльмира Зарипова. – Бер урында эшчеләр кирәгеннән артып китсә, икенчесендә, киресенчә, җитмәскә мөмкин. Һөнәри белем мәсьәләсендә дә шул ук хәл.

Гайре табигый хәл түгел, торак төзелеше өлкәсендә елдан-ел рекорд куючы Татарстанда 2022 ел башыннан 2023 елның 1 апреленә кадәр бу өлкәдә эшләүчеләр саны 10,8 мең кешегә арткан әнә. Транспортта ташу һәм саклау, сәүдә кебек өлкәләрдә хезмәт итүчеләр дә бишәр меңгә күбрәк теркәлгән. Аның каравы, эшкәртү сәнәгате, су белән тәэмин итү, су үткәрү, күчемсез милек өлкәләрендә эшләүчеләр икешәр меңгә диярлек кимегән. Ел башыннан бирле Татарстан икътисадында мәшгульләр саны 27 мең кешегә арткан. Бүген республикада 1 миллион 268 мең кеше рәсми рәвештә эшле дә, ашлы да.

Эльмира ЗАРИПОВА, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:

– Илле яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләр, пенсиягә чыгу яшенә җитүчеләр, шулай ук өч яшькә кадәрге бала белән өйдә утыручыларга эш табу кыенрак.

Һөнәр Буш эш урыны Уртача хезмәт хакы (сумнарда)
Машина йөртүче 2335 38 504
Инженер (төрле белгечлекләр буенча) 1211 41 370
Табиб (төрле белгечлекләр буенча) 741 41 319
Шәфкать туташы 361 25 394
Электр-газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы 296 46 770
Штукатур 134 21 578
Арматурчы 107 28 381
Ташчы 107 49 860

Эльвира ВӘЛИЕВА

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү