Татарстанда яшен һәм көчле җил булуы фаразлана

Дүшәмбе, 26 июньдә, Татарстан территориясендә һава торышының начарлануы көтелә. Төнлә һәм көндез яшен һәм җилнең кыска вакытка көчәюе фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Җил тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +8… +13 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +19… +24 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Фикер өстәү