Яңа уку елыннан илнең барлык бакчаларында белем бирү программаларына бер төрле таләпләр куелачак. Бу хакта Казанның 181 нче гимназиясендә узган мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтте.
– Мәктәпкәчә белем бирү программасының 60 проценты – Россиянең барлык бакчаларында да бертөрле булса, ә 40 процентын төбәк компоненты тәшкил итәчәк. Төбәк компонеты сабыйларда республика халыкларының гореф–гадәтләренә, мәдәниятенә, Ватанга карата кызыксыну уятуны күздә тота. 31 августка кадәр федераль программа нигезендә программалар төзергә һәм расларга кирәк, – дип искәртте Минзәлия Закирова.
Татарстанстанда 2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Минзәлия Закирова белдергәнчә, бу уңайдан иң мөһим максат –республикада милли балалар бакчаларын һәм туган телләрдә тәрбия һәм белем бирү төркемнәрен саклау. Шулай ук, оешманың тел статусына карап, төркемнәрдә предмет-үсеш мохитен туган телдә оештыруга зур игътибар бирү кирәк. Ә инде эшнең нәтиҗәсе югалмасын, дәвам итсен, дисәк, бакчалардагы чыгарылыш төркем балаларының әти-әниләре белән максатчан эш алып бару мөһим. Туган телдә тәрбия алган сабыйлар мәктәптә дә туган телдә белем алсын өчен күп очракта вакытында дөрес юнәлеш бирү дә җитә. Моңа милли мәктәпләр белән хезмәттәшлек оештырып, укытучылар белән очрашулар, мәктәп белән уртак чаралар уздырып, аңлатып ирешергә мөмкин.
Татарстан – күп милләтле республика. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телдә белем бирүне популярлаштыру, бу юнәлештә иң яхшы коллективларны бүләкләү максаты белән Министрлык тарафыннан «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» бәйгесе үткәрелә. 2013 елдан башлап (10 ел дәверендә) 253 балалар бакчасы әлеге грантка ия булган. Агымдагы елда финалда катнашкан 25 оешма 500 мең сум күләмендә грант алган.
– Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган телдә мохит булдыруга өстәмә матди мөмкинлек өчен республика җитәкчелеге, Марат Готович һәм Илсур Гәрәевичкә олы рәхмәтебезне белдерәбез, –диде урынбасар.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat