Яшьләргә торак сатып алу җиңеләячәк. Якын арада ук илдә яңа дәүләт программасы гамәлгә керәчәк дип фаразлана. Аның нигезендә 35 яшькә кадәрге яшьләргә фатирны арендага алуга киткән чыгымнарның яртысын каплап бармакчылар. Тик бер шарт белән: дәүләт программасында катнашучылар фатир сатып алу өчен беренчел кертемгә акча тупларга тиеш. Яңалык берьюлы ничә куянның койрыгын тотарга ярдәм итәчәк? Бу сорауга «ВТ» хәбәрчесе ачыклык кертергә тырышты.
Кыйммәтле түбә
Алисә һәм Данис Харисовлар Казанга Чаллыдан күченеп килгән. Алар икесе дә –студент. Укудан бушаган арада эшлиләр.
– Без Чаллыда яшәгәндә үк таныш идек. Икебез дә Казан вузларына укырга кердек. Былтыр өйләнештек. Хәзер башкалада торакны арендага алып торабыз. Әмәт метросы янәшәсендәге яңа йортта урнашкан бер бүлмәле студиядә яшәү аена 22 мең сум тора. Моңа өстәп, ай саен 3–4 мең сум акча коммуналь түләүләргә китә. Мин – булачак хореограф. Укудан бушаган арада бию дәресләре укытам. Данис компьютер программаларын су урынына эчә. Укуы да, эше дә шуңа бәйле. Чыгымнар шактый. Яңа программа безнең кебек яшь гаиләләргә файдалы булыр иде, – ди Алисә.
Быелның гыйнварында узган очрашуларның берсендә Россия Президенты Владимир Путин яшьләргә ярдәм чараларын арттырырга кушты. Илнең Төзелеш министрлыгы тәкъдим иткән яңалык әнә шул боерык кысасында башкарылачак дип көтелә. Шуңа күрә аның чынга ашачагына да шик юк.
Шулай итеп, 35 яшькә кадәрге яшьләргә фатирны арендага алып торуга киткән чыгымнарның яртысын кире кайтара башламакчылар. Тик бер шарт белән: дәүләт программасында катнашучылар ташламалы торакта яшәгән арада яңа төзелүче йорттан түбә сатып алу өчен беренчел кертемгә акча тупларга тиеш. Әлеге программада елына 300 меңгә якын кеше катнашачак дип көтелә. Ул быел ук гамәлгә керергә мөмкин.
– Дәүләт яшьләргә ипотека рәсмиләштерү өчен беренчел кертемгә акча тупларга ярдәм итәчәк, – дип аңлаткан Россия төзелеш министры урынбасары Никита Стасишин. – Аренда торагын субсидияләү вакыты чикле. Ул яшьләр тиешле сумманы туплап бетергәнче дәвам итәчәк.
Урынбасар әйтүенчә, әлеге программа, иң беренче чиратта, вуз тәмамлап эшли башлаган, гаилә корырга теләгән 23–27 яшьлек егет-кызларга кагылачак. Аның нечкәлекләрен халыкка якын арада ук җиткерергә сүз биргәннәр.
Сигез ел көтәсе
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов исә төптәнрәк фикер йөртергә киңәш итә.
– Ил күләмендә гамәлгә кергән ташламалы ипотека соңгы ике – ике ел ярым вакыт эчендә зур шәһәрләрдә һәм, бигрәк тә, беренчел торак базарында бәяләр бик нык үсүенә китерде. Бүген әлеге программа эшләми. Чөнки халыкның, аерым алганда, яшьләрнең фатир сатып алырга акчасы юк. Ә үз торагы булмагач, кеше аны арендага ала, әлбәттә. Моны югарыдагылар да яхшы аңлый. Шуңа күрә илдә торакны арендага алуны юлга-көйгә салып җибәрмәкчеләр. Тик шунысын аңларга кирәк: ташламалы ипотека фатир бәяләре кискен кыйммәтләнүгә китергән кебек үк, яңа программа да аренда бәяләре артуга сәбәп булачак, – ди белгеч. – Бүген зур шәһәрләрдә ипотека буенча айлык түләү шундый ук торакны арендага алып тору бәясеннән ике – ике ярым тапкыр кыйммәтрәк. Ә яңа программа гамәлгә кергәч, чит кеше фатирында яшәү дә кесәгә суга башлаячак. Шул рәвешле, халыкны ничарадан бичара дигәндәй, ипотека рәсмиләштерүгә этәрмәкчеләр. Төзелеш министрлыгы беренчел торак базарын саклап калырга тырыша. Чөнки бүген ташламалы ипотека аркасында, бу өлкәдә вазгыять бик нык кискенләште. Якын арада сату-алулар саны артмаса, милек базарында, бигрәк тә беренчел торак базарында кризис башланырга да мөмкин. Халыкның реаль керем дәрәҗәсе артмаган шартларда кырылып фатир сатып алачаклар дип уйларга җирлек юк. Шуңа күрә әлеге программа нәтиҗәле булмаячак дип саныйм.
«РИА Новости» агентлыгы әле яңа гына үткәргән тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда яшәүче бер балалы гаиләгә икенчел торак базарыннан 60 квадрат метрлы фатир сатып алу өчен сигез елдан артык акча җыярга кирәк. Ашамыйча, эчмичә бу. Чагыштыру өчен, узган ел башында әлеге күрсәткеч алты ел ярым тәшкил иткән. Ә яңа төзелгән йорттагы фатирны ун елдан артык көтәсе. Ил күләмендә Ненец, Ямал-Ненец автоном өлкәләре һәм Магадан өлкәсендә яшәүчеләргә торак сатып алу җиңелрәк. Исемлек ахырында – Кабарда-Балкар Республикасы, Севастополь һәм Кырым. Татарстан исә кесәдәге акчага торак сатып алу мөмкинлеге ягыннан илдәге 85 төбәк арасында (яңа төбәкләр исәпкә алынмаган. – Ред.) – 66 нчы урында.
Төзеп кенә эш бетми
– Яңа программаның төп асылы торакны арендага бирүчеләрне күләгәдән чыгарудан гыйбарәт, – ди риэлтор Наилә Садриева. – Бүген Казанда бер бүлмәле фатирны арендага бирү уртача 22–23 мең сум тора. Быел гына да әлеге төр торак бәясе 20 процентка кыйммәтләнде. Милек базарында сорау да, тәкъдим дә җитәрлек. Фатир сорап мөрәҗәгать итүчеләргә бер-ике көн эчендә ошаган торакны табып бирәбез. Әйтергә кирәк, фатирны арендага бирүчеләрнең бик сирәк өлеше генә керемгә салым түли. Без фатир хуҗасы белән торакны арендага алучы арасында килешү төзибез, әлбәттә. Тик бу күбрәк милек хуҗасының хокукларын яклау өчен кирәк. Ә торакны программада катнашучыларга арендага биргән очракта, керемгә салымнан качып котылып булмаячак.
Башкаладагы милек агентлыгы хезмәткәре Мария Пелевина әйтүенчә, Татарстанда яңа төзелүче фатирларның 60 проценты чамасы сатылмаган.
– Ел башыннан бирле беренчел торак базарында сорау 20 процентка кимеде. Бәяләр исә әллә ни үзгәрмәде. Бүген Казанда бер бүлмәле фатир уртача 7,9 миллион сум тора. Без беренчел торак базарында бәяләрнең кыйммәт булуы ягыннан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләреннән генә калышабыз. Бәяләр артса, яңа төзелгән торакның мәйданы кими. Илкүләм саннарга караганда, соңгы ун елда яңа төзелгән фатирларның уртача мәйданы 10 квадрат метрга кимегән. Хәзер ул 52 квадрат метр тәшкил итә. Мондый шартларда ничек тә беренчел торак базарына ярдәм итәргә теләүләре аңлашыла, – ди белгеч.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, быелның 1 июненнән ипотека буенча беренчел кертемнең минималь күләме дә 20 процентка кадәр артты. Тик бу да чик түгел. Киләсе елның 1 гыйнварыннан ул 30 процентка кадәр җитәчәк дип фаразлана. Быелның гыйнвар – март айларында Татарстанда яшәүчеләр, икенчел торак базары һәм шәхси йортларны да кертеп, 12 меңгә якын ипотека кредиты рәсмиләштергән. Халыкның банкларга ипотека буенча 442 миллиард сум бурычы бар.
Алексей ЗУБЕЦ, Социаль-икътисадый тикшеренүләр институты директоры:
– Матди мөмкинлектән чыгып караганда, бүген илдә яшәүчеләр арасында ипотека рәсмиләштерә алучылар саны бетеп бара диярлек. Бәяләр халыкның реаль керем дәрәҗәсенә караганда тизрәк үсә. Бүген илдә яшәүчеләрнең нибары биш процентының гына бернинди ипотекасыз фатир сатып алырлык хәле бар. Ә ипотека йөген тартып бара алучылар саны ун процент чамасы тәшкил итә.
Эльвира ВӘЛИЕВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat