Биектау районының Усад авылында гомер итүче Розалиянең иң зур теләге бу. Ике яшьлек улы Дамирның башка сау-сәламәт сабыйлар кебек үсүен тели ул. Тагын бер теләге – ире исән-имин килеш тизрәк махсус хәрби операциядән кайтсын.
– Улыбызны көткәндә бар анализларым да яхшы иде. Авыру бала табармын дип уйламадым да. Табиблар да кимчелек күрмәде. Тапкач, үзе суламады Дамир. Шул вакытта баш миенә зыян килгән, диләр. 4 елдан артык көтеп алган балам җитлекмичә туды. Баштарак кимчелекләрен шуннан күрсәк, соңрак табиблар акылга зәгыйфь икәнен әйтте. Баламның башында тайпылышлар бар, – ди Розалия.
Шәрифуллиннар авыру балалары тугач, бик борчыла. Нәни сабыйларын кая гына йөртмиләр. Тизрәк терелтәселәре килә. Табиблар ялгышкандыр дип тә өметләнәләр. Тик анализ нәтиҗәләре алар сүзен раслый. Ир белән хатынга язмышлары белән килешергә кала.
– Узган елның 21 сентябрендә иремә махсус хәрби операциягә чакырып повестка килде. Ул чакта үз хәлемне үзем генә беләм. Бертуктаусыз еладым. Рашат миңа зур терәк иде. Бергә булганда, авырлыкларны да җиңелрәк күтәрә идек. Әмма бернишләп тә булмый. Ирләребез безне сакламаса, кем саклар? Әнә шулай дип тынычландым. Үземне кулга алып, балам хакына сабыр итәргә өйрәндем, – ди Розалия.
Дамирны табиблар җентекләп тикшерә. Төрле белгечләрнең фикере кирәк икән. Әмма кая гына барсалар да, баланың анализлары түләүле.
– Вакытында ачыкланган авыруларны дәвалау җиңелрәк, диләр. Шуңа да, тизрәк булсын өчен, түләүле табибларга барабыз. Безгә кирәкле анализларның берничә төрен бушка бөтенләй эшләмиләр. Генетик анализлар ул. Шушы көннәрдә ике төрлене бирәсе бар. Беренчесе – 35 мең, икенчесе 95 мең сум тора. Ирем дә янымда булмагач, акчабыз күп тотыла. Каядыр бару өчен дә гел акча кирәк. Әле бит түләүләр дә бар. Дәвалану курсларына да акча сорыйлар, – ди Розалия. – Газета аша ярдәм соравымның да сәбәбе шул. Тиешле анализларны тапшырып, баланың төгәлрәк диагнозын беләсебез килә. Аннары инде улымны тиешенчә дәвалый башлаячаклар. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм. Баламны бик тә терелтәсем килә. Ярдәм итсәгез иде.
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизиты:
Шәрифуллина Розалия Искәндәр кызы исемендәге Саклык банкы картасы 89046613414 телефон номерына беркетелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat