Тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) фәнен Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау дип үзгәртергә җыеналар. Россия Мәгариф министрлыгы белдергәнчә, укучылар яңа программа буенча 2024 елның 1 сентябреннән укый башларга мөмкин.
Министрлыкның гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева аңлатканча, бу җәһәттән укыту программасын булдыру буенча эшче төркем оештырылачак. Анда Оборона министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашачак. «Моның белән бергә без төп һәм урта мәктәпләр өчен яңа дәреслекләр әзерләү буенча эш алып барачакбыз», – дип билгеләп үтте Анна Тимофеева.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat