Казан торак бәясе иң күпкә арзанайган шәһәрләр өчлегенә кергән

Мәскәү, Пермь һәм Казан яңа йортлардагы торак бәясе иң күпкә арзанайган зур шәһәрләр өчлегенә кергән. “Известия” шул хакта яза.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, илдә 2022 елның җәеннән бирле яңа йортларда фатир бәясе төшүнең беренче тапкыр күзәтелүе икән әле. Соңгы айда гына да бәяләр уртача 0,5 процентка кимегән. Ә зур шәһәрләрдә – 1 процентка.

Белгечләр фикеренчә, беренчел торакка ихтыяҗ кимүгә һәм икенчел торак белән көндәшлек башлануга бәйле бу. Хәтта икенчел торак базарындагы кыйммәтле фатирлар да яңа төзелгән йортлардагы фатирлардан очсызрак булып чыккан.

Моннан тыш бәяләргә яңа проектлар да йогынты ясый. Алар буенча төзелгән торак бәясе сатылганнарыныкына караганда арзанрак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү