Бүген Татарстан Милли музее һәм аның филиалларына бушлай кереп була. Бу хакта Татарстан Милли музей матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны Габдулла Тукай әдәби музеенда, Алексей Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда, Владимир Ленинның йорт-музеенда, Муса Җәлилнең музей-фатирында, Евгений Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, Каюм Насыйри музеенда, Печище авылындагы Янка Купала музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.
«Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә», — дип хәбәр итә Татарстан Милли музей матбугат хезмәте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat