Татарстанның барлык районнарында, корылык сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, бик нык эссе булу сәбәпле, республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы билгеләгән. Бу җәһәттән боерык хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган.

“Табигатьтә хәтәр күренешләр (авыл хуҗалыгы культураларына зыян салган кырау, коры җил, корылык) аркасында азык-төлек куркынычын булдырмау максатыннан чыгып, 2023 елның 3 июленнән, аерым боерык чыгарылганчы, гадәттән тыш хәл режимын кертергә”, – диелгән документта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләрнең аянычлы нәтиҗәләреннән котылу буенча чаралар эшләргә тиеш. Муниципаль районнар хакимиятләре башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның аянычлы нәтиҗәләреннән котылу, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш төркемнәре составын билгеләү тәкъдим ителгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү