Быел Казан Сабан туенда барлыгы 20 мең өчпочмак ашалган

23-24 июньдә узган Казан Сабан туенда барлыгы 170 меңләп кеше катнашкан. Бу турыда “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, быел башкала Сабан туе 23 июньдә Ипподромда ат чабышлары белән башланып, 24 июньдә Тынычлык, Дәрвишләр бистәләре һәм Аккош күлендә дәвам итте.

– Бәйрәм көннәрендә барлыгы Сабан туе кунаклары 20 меңләп өчпочмак, 10 меңләп пәрәмәч, өлеш кебек башка камыр ризыклары һәм 3 мең литр чәй эчкән, – диде Азат Абзалов.

Моннан тыш, быел Сабан туена милли киемнән килергә киңәш ителгән иде. Төгәл генә санамасалар да, оештыручылар, Тынычлык бистәсендәге бәйрәмгә килгән кешеләрнең якынча 20 проценты милли киемнән иде, дип белдерде.


Фикер өстәү


9790