Нихәлләрдә ятасыз? Газета укучыларыбызның хәлләрен белештек

Җәйнең бер көне ел туйдыра. Эшләп кенә өлгер. Бакчаларда уңыш өлгергән чак. Газета укучыларыбыз нихәлләрдә яшәп яталар? Аларга шалтыратып, кәефләрен белештек.

Гөлнур Мостафина, пенсионер (Кама Тамагы районы):

–  Ялга оныкларым кайтты. Шулар белән мәш киләм. Көннең узганын дә сизми калабыз. Яныбызда алты оныгыбыз бар. Шуларны тәрбияләүдән дә рәхәте юк. Әти-әниләре дә тыныч, безгә дә рәхәт. Оныклар белән кич клубка да чыгабыз әле. Авылда эшкә дә өйрәнәләр. Чүп тә утыйлар, җиләк-җимеш тә җыялар. Әле менә карлыган, чия җыеп керделәр. Тик торганым юк үземнең дә. Кайнатмалар ясыйм. Компот ябып куйдым. Болынга барып кырлыган (Иван чай) җыйдык. Аны киптердем. Оныкларга тәмле ризыклар да ашатасы килә. Камыр куеп, пироглар, пиццалар пешереп кенә торам. Коймактан өзгәнем юк. Иң рәхәт чагыбыз. Балалар китеп бетсә, бик ямансу калыр инде. Әле тагын бер яңалыгыбыз бар: 15 июль көнне Чия бәйрәме ясыйбыз. Элек без аны Авыл көне дия идек. Барлык якташлар кайтып, рәхәтләнеп күңел ачабыз. Тамырлары безнең яктан булган һәркемне кунакка дәшәм.

 Василий Иванов, тракторчы-блогер (Кукмара районы):

– Әлегә төнге сменада эшлим. Эшебез каты, басудан сенаж ташыйбыз. Бераз арыта инде. Кемдер төнлә дә эшли дип, үземне тынычландырам да эш булганга сөенеп кенә торам. Хатыным да эштә. Ул – фермада җыештыручы. Бездә әле бакча җимешләре өлгереп кенә килә. Икебез дә колхоз эшендә булгач, иртә яздан яшелчә утырта алмыйбыз. Бар эшне үзебезнең җайга китереп кенә башкарабыз. Кешедән ким калган юк алай да. Кыяры да, җиләк-җимеше дә бер үк вакытта өлгерә. Күпме көткән яңгыры да ныклап яумады. Сибәли дә китә. Ә бит җиргә дым кирәк! Сенажны ташып бетергәч, басуларны эшкәртергә чыгачакмын. Балаларыбыз беркая да бармады. Өйдә генә алар. Кул арасына керә башладылар инде. Өйдәге эшләр күбрәк аларга эләгә.

Валентина Карпова, тәрбияче (Әлки районы):

– Бу атнада безнең районда Уяв бәйрәме уза. Бик күп кунаклар көтәбез. Инде бер атнадан артык бәйрәм узасы мәйданны тәртипкә китерәбез. Кичләрен клубка җыелып, репетицияләр ясыйбыз. Өйдәге эшкә вакытым да калмый. Әле ярый киленем бар. Дүрт сыер тотабыз. Аларны саву, сөтен урнаштыру киленем өстендә. Баштарак сөтне хөкүмәткә тапшыра идек. Арзан дип уйлаштык та өйдә сөт ризыклары әзерли башладык. Киленем булдыра. Кортын да ясый, катыгын да, эремчеген дә. Каймакны да сорап кына торалар.  Даими клиентларыбыз бар. Киленем машина йөрткәч, бара да сатып кайта. Күп кеше, рәхәт эзләп, авылдан киткән була. Янәсе, шартлар юк. Ә безнекеләр 10 ел Казанда яшәгәннән соң кире кайттылар. Шулкадәр яратып эшлиләр, яратып яшиләр. Шәһәр кешесеннән ким тормыйбыз. Өйдәге савыт-сабаны да машина юа. Мунчабыз да өйдә, бәдрәф белән ванна да бар. Кайткан кунаклар кызыгып китә. Әле бит бар ашаганыбыз да – табигый ризык.

Лилия Вәгыйзова, иминият хезмәткәре (Мамадыш районы):

– Быел җәйгә зур эшләр белән кердек. Өебезгә ремонт ясата башладык. Бик күптәннән үзгәртәсе килә иде инде. Ниһаять, ният тә, теләк тә бергә кушылды. Читтән осталар чакыртып эшләтәбез. Өйдә ремонт барганда, кыенлыклар да булгалый. Берничә көн кешедә кундык. Җәйгә аш бүлмәсен урамга күчердек. Үзенә күрә бер күңелле. Чыгымнарыбыз да күп инде. Казандагы төзелеш кибетләреннән кайтып кергәнебез юк. Бер тотынгач, бар нәрсәне җиренә җиткерәсе килә. Өйдә барлык шартлар булсын дип тырышабыз. Быел әле улыбыз да мәктәпне тәмамлады. БДИ нәтиҗәләре яхшы. Югары уку йортына документлар тапшырдык инде. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында.

Гөлинә Закирова, фельдшер (Балык Бистәсе районы):

– Җәй кем өчендер ял вакыты булса, безнеке эштә үтә. Авылга кунаклар кайтып тула. Бала-чага күп. Берсе егыла, икенчесе кирәкмәгән нәрсә ашый. Өлкәннәр дә еш авырып тора әле быел. Элек коронавирус дисәк, хәзер шуның аркасында килеп чыккан өзлегүләрне дәвалыйбыз. Шул чирдән соң күрше апаның кан басымы күтәрелеп калды. Җәяү йөреп, физик күнегүләр ясап кына төшерә. Күп кешенең үпкәләрендә яман чир ачыклана. Кайберләрен табиблар коткарып кала, кайберләрен юк. Бик кызганыч. Минем бер генә теләгем бар: кешеләр вакыт юк дип йөрмәсен, табибка барып күренсен иде. Иртәрәк ачыкланган чирне дәвалап та була бит. Җәйне әрәм итәсе килми, буш вакытым булса, кайнатмалар ясыйм. Балаларым атна саен кайтып, ярдәм итеп китә. Бакчада да эш күп. Җиләк-җимеш тиз өлгерде быел. Йокламаска да ризамын. Бу матур көннәрне кышын сагынырбыз әле.

Гөлназ Батталова, җырчы (Америка):

– Үз бәхетемне дөньяның икенче читендә табып, матур гына яшәп ятканда, бар дөньямның асты өскә килде. Күңелле яңалыгым бар. Ирем Алекс белән әти-әни булачакбыз. Бу хәбәрне якыннарыма туган көнемдә җиткерергә булдым. Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләкне йөрәк астында йөртәм. Әлегә без Татарстанга кайттык. Вакытымның бик тыгыз чагы. Күрәсе кешеләрем күп. Барсына да өлгерергә телим. Якыннарым өчен Чаллыда матур итеп бәйрәм оештырдык.

Гөлгенә ШИҺАПОВА сорашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү