Мамадыш шәһәренең 1нче мәктәбе китапханәчесе Гөлчәчәк Нургалиева берничә ай элек “Своих не бросаем” акциясенә кушылган, дип яза “Татар-информ”.
Китапханәче ханым, кышын берничә укытучы белән берләшеп, мобилизацияләнүче солдатларга костюмнар тегә башлаган. Хәтта чираттагы ялында да көн саен кимендә ярты сәгать шушы эш белән шөгыльләнеп ала икән.
Гөлчәчәк – тегүче түгел. Әмма балачактан тегү машинасында эшли белә. Соңгы вакытларда тиз тегү күнекмәләренә дә өйрәнгән әле.
Хәзерге вакытта ул солдатларга башлыклар һәм балаклавалар тегә. Бер әйберне 10-15 минут эчендә тегеп куя. Алга таба җылы “толстовка”ларга күчмәкче.
“Бөтен ил махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән бер мәлдә читтә каласым килми”, – ди китапханәче.
Аны кирәкле барлык тукыма белән солдатларга ярдәм җыючы Фәнил Гыйззәтуллин тәэмин итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat